news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альбина Сәлимгәрәева: Авыру балалар тәрбияләгән әти-әниләргә ярдәм итәргә телибез

«Россиянең төрле шәһәрләре буйлап йөреп чыктык, төрле фондлар белән таныштык», - диде «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе.

Альбина Сәлимгәрәева: Авыру балалар тәрбияләгән әти-әниләргә ярдәм итәргә телибез
Солтан Исхаков

«Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева авыру балаларның әниләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә ярдәм кулы сузарга теләвен әйтте.

«Сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясендә балалар актив, без аларга теләктәшлек белдерәбез. «Во благо вместе» инициатив төркеме белән Россиянең төрле шәһәрләре буйлап йөреп чыктык, төрле фондлар белән таныштык. Кайбер аналар балаларны калдырырга кеше юк, дип әйтә. Мәсәлән, бала театрда репетициядә вакытта әни кеше паркта һава сулап керә алыр иде һ.б. Без аларга ярдәм итәргә телибез», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, бөтен ата-ана да авыру балаларын репетицияләргә йөртә алмый. «Репетицияләр ял көне уза - бу шуңа да бәйле. Гаиләдә авыру баладан тыш, сәламәт балалар да бар, шунлыктан, бөтен кеше дә вакытын сарыф итә алмый. Бүгенге көндә театр студиясендә 15 бала актив шөгыльләнә. Әмма теләк белдерүче балалар күбрәк», - дип аңлатты ул.

«Тагын бер проблема бар: авыру балалар театрда чыгыш ясап, үзләренә акча эшләсен иде, дигән максат куйган идек. Закон буенча, без билетларны сатуга куя алмыйбыз. Шунлыктан, театрга килгән тамашачылардан хәйрия тартмасына акча җыярга туры килә: кем күпме булдыра ала, шулкадәр акча сала. Тора-бара бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм», - диде Альбина Сәлимгәрәева.

«Могҗиза» студиясе үзенчәлекле балалар өчен дип оештырылган булган. «Хәзер исә без театр студиясенә авыру балаларның бертуганнарын да алабыз. Алга таба нинди юнәлештә эшләрбез - вакыт күрсәтер», - диде ул.

«Студиябездәге кайбер балаларның театр училищесына укырга керергә теләк белдерүләрен белгәч, йөрәккә сары май булып ятты. Шул балаларның берсе генә булса да укырга керә алса, бик сөенәчәкбез. Дөрес юнәлештә эшләгәнебезне аңладым. Башкарган хезмәтебез юкка түгел, димәк», - ди җитәкче.

  • 4 декабрь 12.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектаклен сәхнәләштерә. Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнгән.
  • Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы белән 2019 елда оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерә.
  • «Могҗиза» театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100