Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Альбина Насыйрова: Татар һәм инглиз телләрендә тәрбиячеләр әзерләү белгечлеге кирәк
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Арча, Минзәлә көллиятләрендә татар балалар бакчаларында, мәктәпләрендә эшләр өчен белгечләр әзерләнүен әйтте.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова полилингваль балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсен күтәрде. «Татар һәм инглиз телләрендә тәрбиячеләр әзерләү белгечлеге кирәк», — диде ул парламентта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.
«Бүген педагогика училищесында татар һәм инглиз телендә тәрбиячеләр әзерләү белгечлеге юк. Бу бик мөһим, чөнки педагогика училищесы балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр укытып чыгара», — диде балалар бакчасы оешмасы җитәкчесе.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Арча, Минзәлә көллиятләрендә татар балалар бакчаларында, мәктәпләрендә эшләр өчен белгечләр әзерләнүен әйтте. «Аларда әзерләнгән белгечләрне бик теләп эшкә алалар. Хәзер географиясен арттыру турында уйлыйбыз. Бу мәсьәлә - көн кадагында», — диде.
Министр КФУ га 125 студент алынганын, шуларның 50 се балалар бакчаларында тәрбияче булып эшләү өчен әзерләнүче студентлар булганын искәртте. «Аларның да 90 проценты стипендия ала, билилингваль һәм полилингваль тирәлектә бакчаларда эшләр өчен әзерләнә», — диде.
«Мәктәп балаларының шушы белгечлекләргә барып укырга мөмкинлекләре булсын иде дигән теләктә калам», — диде Альбина Насыйрова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз