news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альбина Насыйрова: Мәктәптә психологик хезмәт укытучылар белән эшләргә тиеш

Яшел Үзән педагогларына ата-аналар белән проблеманы мәктәп психологлары аша хәл итәргә тәкъдим иттеләр.

Альбина Насыйрова: Мәктәптә психологик хезмәт укытучылар белән эшләргә тиеш
Владимир Васильев

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Мәктәп психологлары укытучыларга һәм ата-аналарга ярдәм итәргә тиеш. Бу мәсьәлә «Бала-Сити» балалар үзәкләре челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова оештырган педагоглар очрашуында хәл ителде.

«Мин мәктәптә психологик хезмәтнең укучылар һәм ата-аналар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә булуын тәкъдим итәм, чөнки алар эмоциональ басымга һәм ата-аналар ягыннан аңлашылмаучанлыкка зарланалар. Аларга ярдәм кирәк», — дип аңлатты Насыйрова. Ул элек очрашкан Әлмәт педагогларын шулай ук прессинг һәм мәктәп администрациясе куйган югары таләпләр борчый дип өстәде.

Яшел Үзән укытучылары бюрократик эшкә, инициативаларны юкка чыгаруга һәм түбән хезмәт хакына зарланды. Ә кайбер педагоглар мәктәпләрдә иң кирәкле дәреслекләр һәм компьютерлар җитмәвен билгеләп үтте.

«Мәктәп проблемаларын хәл итүне дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре буенча кабинетларны җиһазлаудан башларга кирәк. Хәзер финанслау җитмәү сәбәпле, моңа ирешү кыен, ә балалар креатив, компьютер технологияләре белән мәшгуль, кабинетны XX гасырда булган кебек калдырырга ярамый», — дип фикерләре белән уртаклашты Яшел Үзәннең 15нче мәктәбе музыка укытучысы Суфия Галимова.

Очрашу нәтиҗәсе буларак, мәктәп укытучыларының эш шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк тәкъдимнәр булды. Педагоглар биш көнлек уку атнасына күчәргә, сыйныфта укучылар санын киметергә, 10 нчы сыйныфка керүчеләр өчен генә төп дәүләт имтиханын үткәрергә һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим иттеләр. Аларның идеяләре Альбина Насыйрова әзерли торган Мәктәпләр өчен кагыйдәләр җыелмасы нигезенә салыначак.

«Бу документ уку елы башлануга барлыкка киләчәк, аны эшләүгә хәзер республика мәктәпләре укытучылары һәм директорлары актив кушыла. Кагыйдәләр җыелмасын белем бирү оешмаларына тәкъдим итәчәкбез», - диде ул. Яңа мәктәп кагыйдәләре буенча алга таба эшләү өчен Альбина Насыйрова Түбән Камада 26 июньдә укытучылар белән очрашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100