Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Альбина Насыйрова: «Туган тел» фестивалендә катнашучылар иркен форматта фикер алыша ала
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мəктəпкəчə яшьтəге балаларга татар телендə белем бирүче тəрбиячелəр һəм укытучылар өчен «Туган тел» республика фестивале алтынчы тапкыр оештырылды.
Фестиваль барышында укытучылар һəм тəрбиячелəр туган телне укытуның төрле методикалары, татар телендə алып барырга мөмкин булган проектлар белəн таныштылар. «Бала Сити» мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова билгеләвенчә, семинарлар һəм конференциялəрдəн аермалы буларак, фестиваль формаль булмаган аралашуны күз алдында тота, катнашучылар үзлəрен кызыксындырган темалар турында иркен форматта фикер алыша алалар.
«Туган тел фест» ел саен апрель аенда, Габдулла Тукайның туган көне алдыннан оештырыла. Безнең фестивалебез креатив, иновацион, сәләтле татар теле белгечләрен, укытучыларын һәм тәрбиячеләрен бергә җыеп, тәҗрибә белән уртаклашып, яңа проектларны, методикаларны бер-беребезгә күрсәтү һәм, үзебезнең уку йортларына алып кайтып, куллану максатыннан оештырыла. Елдан-ел катнашучылар саны арта. Проектлар да кабатланмый, һәр ел саен катнашучылар яңа, кызыклы проектлар белән киләләр», – дип өстәде ул.
Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры Фираз Харисов, профессор, филология фәннәре докторы, К.Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова, Татарстанның халык укытучысы, озак елар Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры булган Камәрия Хәмидуллина да бар иде.
«Альбина Насыйрова татар телендә белем бирүче тәрбиячеләребез өчен ничәнче тапкыр шундый матур бәйрәм ясый. Ул аның күңеле кушуыдыр инде. Чит илдә яшәүче татар балалары туган телләрен камил белсен өчен, хәтта Гарәп Әмирлекләренә барып балалар бакчасы да ачты. Бу – бик кыю адым. Бирегә килгән, фикер алышкан, татар телен камил белүче һәм балаларга өйрәтүче тәрбиячеләребезгә рәхмәтләремне җиткерәм», – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде Минзәлия Закирова.
Һәрбер катнашучы үзенең үзенчәлекле проектын тәкъдим итте. Шундый проектларның берсен Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячеләре Мәрьям Искәндәрова һәм Илһамия Васильева әзерләгән иде. Алар балаларны татар телендә камил рәвештә сөйләшергә өйрәтү һәм журналистика һөнәре белән таныштыру өчен «Балачак FM» дип аталучы радио булдырганнар.
«Радио иркен форматта эшли, балаларның да, үзебезнең дә идеяләребезне өстибез. Башта билгеле бер темага кагылышлы материалларны яздырабыз, ул булырга мөмкин җырлар да, шигырьләр дә, мәкальләр дә, балалар белән тәрбиячеләр арасындагы әңгәмәләр дә. Яздырган язмаларыбызны иртә һәм кич әти-әниләр, килгән кунаклар өчен кабызабыз», – диде алар.
Альбина Насыйрова әйтүенчә, фестивальның ахырында һәрбер катнашучыга чарада тәкъдим ителгән тәҗрибәләр, укыту алымнары тупланган методик кулланма тапшырыла. «Бер генә проект та, укыту алымы да онытылмый», – ди ул.
- Фестиваль Татарстан Республикасы Рəисе каршындагы Татар телен һəм Татарстан Республикасында яшəүче халыклар вəкиллəренең туган теллəрен саклау, үстерү мəсьəлəлəре комиссиясе һəм Татарстан Республикасының Мəгариф һəм фəн министрлыгы ярдəмендə оештырыла. 2019 елдан алып фестивальдә республикадан 500дəн артык тəрбияче, методист, татар телендə белем бирүче балалар бакчалары мөдирлəре катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз