Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Альбина Насыйрова: Телгә кызыксыну уята торган өстәл уеннары күбрәк булсын иде
«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасы генераль директоры Альбина Насыйрова фикеренчә, балада татар теленә кызыксыну уятуда өстәл уеннары бик ярдәм итә. Алар Татарстан районнарындагы балалар бакчалары өчен 10 өстәл уены ясаган.
«Акыллы уеннар» дип аталган проектны тәкъдим итәбез. Безнең команда 10 өстәл уены ясады. Һәр өстәл уены телгә мәхәббәт, кызыксыну уята. Алар баланың фикерләү сәләтен төрле яклап үстерә. Бер уен логик фикерләүне, икенчесе креатив фикер йөртүгә юнәлтелгән. Һәр уен аша бала тел сәләтен үстерә. Татар телендәге уеннар күбрәк булса, балаларда кызыксыну тагын да артыр, дип уйлыйбыз», – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, «Акыллы уеннар» Татарстан районнарындагы 100 балалар бакчасына таратылачак.
«Биш ел дәвамында өстәл уеннарын үзебездә тикшердек. Бу гади өстәл уеннары түгел, алар махсус программа белән язылган», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Бүген «Бала-Сити» балалар бакчасында «Туган тел фест – 2023» фестивале уза. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар үз методикалары буенча остаханәләр үтә. Фестиваль өченче тапкыр үткәрелә.
«Фестиваль ел саен киңәя, кызыклы проектлар арта. Бүген Татарстанның төрле районнарыннан 120 катнашучы җыелды», – ди директор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз