news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альбина Насыйрова: Без гаиләдә өч телдә сөйләшәбез

Альбина Насыйрова: Без гаиләдә өч телдә сөйләшәбез
Салават Камалетдинов

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бала-сити» күп телле балалар бакчасы генераль директоры Альбина Насыйрова үз гаиләсендә даими өч телдә сөйләшүен әйтте.

«Гаиләдә барыбыз да татар, рус һәм инглиз телләрендә иркен сөйләшәбез. Безнең «бер көн – бер тел» дигән традиция дә бар. Мәсәлән, дүшәмбе көнне татарча гына сөйләшәбез, ә сишәмбе көнне – инглизчә генә», - диде Альбина Насыйрова «Татар-информ» хәбәрчесенә I республикакүләм «Туган тел фест 2022» фестивале барышында.

Алда хәбәр ителгәнчә, бүген Казанда татар телендә белем бирүче тәрбиячеләрнең I республикакүләм «Туган тел фест 2022» фестивале узды. Әлеге чарада креатив, алдынгы карашлы, сәләтле тәрбиячеләр бергә җыелып, формаль булмаган мохиттә тәҗрибә уртаклашты.

Альбина Насыйрова гаиләсендә гадәткә кергән күп теллелек принцибын балаларга белем бирүдә дә куллана. Ул «Бала-сити» дип аталган күп телле шәхси балалар бакчасы оештырган кеше. Биредә тәрбияләнүчеләр дүрт телдә белем һәм тәрбия ала.

«Безнең бакчада татар теленә игътибар аеруча зур. Татар телен өйрәтүне театр дәресләре, акыллы уеннар аша оештырдык. Бала дәрескә өстәл уены уйнарга дип килә һәм үзен дәрестә кебек хис итми. Өстәл уеннары аша оештырылган татар телен өйрәнү дәресләренә татарлар белән беррәттән рус һәм вакытлыча Казанда яшәүче чит ил балалары да теләп йөри», - диде Альбина Насыйрова.

Директор фикеренчә, балага белемне уен аша бирү нәтиҗәле. «Партада сүзләр тәрҗемә итеп утыру бакча баласына кызык түгел. Өйрәнә торган телдә мохит тудырып, дәресне уен аша уздырырга кирәк. Рәсем дәресләрен, робототехника һәм башка түгәрәкләрне татар телендә оештырсаң, бала телне кызыксынып өйрәнә», - диде Альбина Насыйрова.

Директор сүзләренчә, бакчада режимлы моментлар, ягъни ашарга, йокларга әзерләнү, киенү кебек көн саен башкарыла торган эшләр татар, рус һәм инглиз телләрендә оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100