news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альбина Насыйрова: Ашарга пешермәгән хатын-кызны начар дип әйтергә ярамый

Альбина Насыйрова: Ашарга пешермәгән хатын-кызны начар дип әйтергә ярамый
Александра Живушкина

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бала-сити» генераль директоры Альбина Насыйрова Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесе финалистлары белән очрашуда хатын-кызларны алдынгы булырга өндәде.

«Һәрбер хатын-кыз, гаиләдән тыш, үзен эш аша да ачарга тиеш. Әни кеше балалары өчен дә җаваплы. Шуңа күрә хатын-кыз акча ягыннан мөстәкыйль, бәйсез булырга тиеш. Мин феминизм яклы түгел. Мин гармония белән үсештә булу яклы», – диде Альбина Насыйрова очрашуда. 

Ул шулай ук: «Ирләргә алдынгы карашлы хатын-кызлар ошый», - дип тә белдерде.

«Яхшы хатын да, акча эшли торган алдынгы карашлы хатын-кыз да булырга кирәк. Ир кешеләргә дә андый хатын-кызлар күбрәк ошый. Декретта утырганда бала ашады, урамга чыктык, кайттык дигән темалар гына була. Ә эшләсәң, сөйләшүләр дә кызыклы. Син ирең артыңда калмыйсың, кайвакыт алга да чыгасың. Бу шәхес буларак үсеш өчен мөһим», – диде Альбина Мөнир кызы.

Ул үзенең гаиләсен дә мисал итеп китерде. 

«Минем ирем дә акчаны яхшы эшли. Шул ук вакытта минем үз акчаларым да бар. Мин нәрсә телим, шуны алам. Татар хатыннарына «сабыр булыгыз, тәмле итеп ашарга пешерегез», диләр. Мин, мәсәлән, ашарга пешермим, минем пешекчем бар. Ул вакытымны мин балалар белән уздырам. Һәм ашарга пешермәгән хатын-кызны начар дип әйтергә ярамый. Безнең гаиләдә кагыйдәләр бар: ял көне гаилә белән булу, театрларга бару, бергә сәяхәт итү», – дип сөйләде Альбина Насыйрова «Татар кызы» бәйгесе финалистларына.

news_right_1
news_right_2
news_bot