news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альберт Хәбибуллин Казан мэрын сайлау процедурасын үзгәртү кирәклеген аңлатты

ТР Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан Казан мэрын сайлау турындагы закон проектын карау республика законнарын федераль кануннарга тәңгәлләштерү максатыннан башкарыла. ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин шул хакта хәбәр итте.

«Без үз законнарыбызны федераль кануннарга тәңгәлләштерәбез. Ягъни федераль законның РФ субъекты башкаласы башлыгын сайлау ысулы турындагы пунктын федераль канунга туры китерәчәкбез», - диде Хәбибуллин журналистларга.

Бүген җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасы саклануга бәйле рәвештә, муниципалитет башлыгы бер үк вакытта вәкиллекле органны да җитәкли, һәм аның кандидатурасы сайлап куелган депутатлар арасыннан сайланачак, дип өстәде парламентарий.

news_right_1
news_right_2
news_bot