news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Хәбибуллин: Инициативалы проектларны бюджетлау - урыннарда үсешкә яңа мөмкинлек

Халыктан, оешмалардан тәкъдим ителгән инициативалы проектларны бюджетлау территорияләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында сүз барды.

Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин 2021 елда, федераль закон нигезендә, халыкның җирле әһәмияткә ия сорауларны хәл итүдә катнашу мөмкинлеге барлыкка килгәнен искәртте.

«Республика законына да үзгәрешләр кертелде, шул рәвешле, муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр хакимияткә инициативалы проектларын кертә ала. Алар җирле бюджет акчасы хисабына, шулай ук шушы проект гамәлгә ашуын кайгырткан кешеләр катнашында гамәлгә ашырыла», - диде Альберт Хәбибуллин.

Комитет рәисе фикеренчә, бу законның төп максаты шунда: җирле әһәмияткә ия проблемаларны хәл итүдә халык та катнашып, җирле бюджет акчасын куллануда өстенлекле юнәлешләрне билгеләп, муниципаль дәрәҗәдә инициативалы проектларны гамәлгә ашыру өчен хокукый нигезләр булдыру. Проект тәкъдим иткән кеше эше белән яки акчалата ярдәм итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100