Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Альберт Вәлиев: Санкцияләнмәгән карьерлар авыл хуҗалыгы җирләренә зыян сала
Татарстан Хисап палатасы Дәүләт Советы утырышында 2020 елгы эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев парламент утырышында ведомствоның 2020 елгы эшчәнлеге турында сөйләде. «Санкцияләнмәгән карьерлар аркасында авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә зур зыян китерелә», — диде ул.
«Хисап палатасы аудиторлары җир ресурсларын куллануга даими игътибар бирә. Санкцияләнмәгән карьерлар аркасында авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә зур зыян салына, бигрәк тә уңдырышлы туфракны торгызу эшләре башкарылмаганда», — дип искәртте Альберт Вәлиев.
Ул Арча районында файдалы казылмалар чыгару буенча 7 санкцияләнмәгән урын ачыкланганын әйтте. Алабуга районында авыл хуҗалыгы өчен каралган җирләрдә эш алып барган оешма, Хисап палатасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча, зыян китерелгән участокны рекультивацияләгән. 2017-2020 елларда барлыгы 256 законсыз карьер ачыкланган.
Хисап палатасы аудиторлары мәгариф, медицина, социаль өлкә учреждениеләрендә тукландыруны оештыруга игътибар биргән. «Ел саен республиканың консолидацияләнгән бюджетыннан бу максатларга 6,5 млрд сум акча тотыла», — диде Альберт Вәлиев.
«Эшен намус белән үтәмәүчеләр азык-төлек китерү срокларын, ризыкның ассортименты һәм бәяләре буенча шартларны, санитар-эпидемиологик таләпләрне боза. Республика Хөкүмәте бу өлкәдә дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алу процессын оптимизацияләү буенча финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координацион совет тәкъдимнәрен карый», — дип әйтте рәис урынбасары.
Хисап палатасы югары технологияле медицина җиһазларының кулланышын да тикшерә. «Вазгыятьне гел тикшереп торып, бу җиһазларның нәтиҗәлелеген арттыру һәм кулланышсыз торуын киметү буенча шартлар тудырылды», — диде Альберт Вәлиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз