news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альберт Суяргулов Казанның яңа прокурорын – Илдар Исмәгыйлевне тәкъдим итте

Илдар Исмәгыйлев август башында биш елга Казанның яңа прокуроры итеп билгеләнде. ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә аны Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов тәкъдим итте.

«Илдар Камил улының прокуратура органнарында эшләү тәҗрибәсе шактый зур. Эш тәҗрибәсе күпкырлы. Ул туплаган белемнәрен Казан шәһәре, Татарстан һәм илебез файдасына эшкә җигәр дип ышанам. Аның белән эшләү уңайлы булыр һәм бергәләп кабул итәчәк карарлар республика тормышына нәтиҗәле, уңай йогынты ясар дип өметләнәм», – диде Суяргулов.

Ул шулай ук коллегасына кирәкле барлык инструкцияләрне бирүен билгеләп үтте. «Илдар Камил улы конструктив эшкә тулысынча әзер. Без яхшы хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам», - дип нәтиҗә ясады Татарстан прокуроры.

Илдар Исмәгыйлев 1979 елның 20 ноябрендә Мамадышта туган. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында (хәзерге КФУ) «Юриспруденция» белгечлеге буенча белем алган.

Исмәгыйлев хезмәт юлын 2002 елда Татарстанның Мамадыш районы прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлый. 2009 елда аны - Казан прокуроры ярдәмчесе, ә 2010 елда Татарстан башкаласы прокурорының өлкән ярдәмчесе итеп билгелиләр.

2014 елдан Татарстан прокуратурасының федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлегенә җитәкчелек итә. 2023 елда Исмәгыйлев Әлмәт прокуратурасын җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot