Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Альберт Шиһабетдинов ТАИФ генераль директоры вазифасыннан китәчәк
Компания җитәкчелеге алышыначак сроклар хәзерге вакытта билгеле түгел.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Альберт Шиһабетдинов ТАИФ генераль директоры вазифасыннан китү нияте турында хәбәр итте. Бу хакта ул «Ведомости» газетасына биргән интервьюсында белдерде.
«Әйе, мин кемгә дә булса ярдәмче яки киңәшче була алам, ләкин вакыт барыбер үзе турында искәртә», - дип шәрехләде ул үзенең карарын.
Җитәкчелек алмашыначак сроклар хәзерге вакытта билгеле түгел. Әмма Альберт Шиһабетдинов компания эшеннән читләштерелмәячәк, киресенчә, ТАИФның яңа идарә командасы барлыкка килергә ярдәм итәчәк.
- «ТАИФ» компанияләр төркеме 1990 еллар уртасында инвестиция фонды сыйфатында төзелә. Әмма вакытлар узу белән Татарстанның берничә зур сәнәгать предприятиесен контрольдә тота.
- Хәзерге вакытта оешма нефть эшкәртү һәм нефть химиясе белән шөгыльләнә. 2013 елда ТАИФ компанияләр төркеме Forbes өчен гавами булмаган компанияләр рейтингында беренче урынны алды. Альберт Шиһабетдинов компаниягә нигез салынганнан бирле ТАИФның генераль директоры булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз