news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Шиһабетдинов СИБУРның директорлар советы исемлегенә керде

Бәйсез директорлар сыйфатында Сергей Васнецов, Алексей Комиссаров, Ксения Соснина һәм Франсуа Шарль Арман Фийон узды.

 (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). «ТАИФ» идарәче компаниясе генераль директоры Альберт Шиһабетдинов «СИБУР» холдингының директорлар советына керде, дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте.

Директорлар советына шулай ук холдинг идарәсе рәисе Дмитрий Конов, «Газпром нефть» генераль директоры Александр Дюков, НОВАТЭК директорлар советы әгъзасы Геннадий Тимченко, СОГАЗ идарәсе рәисе Антон Устинов, Ефәк юлы фонды башкарма вице-президенты Дань Ван, Sinopec Corporation химия департаменты җитәкчесе Чэнфэн Ли сайланды.

Бәйсез директорлар сыйфатында Сергей Васнецов, Алексей Комиссаров, Ксения Соснина һәм Франсуа Шарль Арман Фийон керде.

Шулай ук НОВАТЭК идарәсе рәисе Леонид Михельсон сайланды. Ул «СИБУР» холдингының директорлар советын җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100