Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Альберт Шакиров үз көче белән Роберт Миңнуллинга багышлап документаль фильм әзерли
Автор фильмны Роберт Миңнуллинның елына тәмамларга планлаштыра.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Журналист Альберт Шакиров Роберт Миңнуллинга багышлап документаль фильм әзерли башлаган. Фильм «Роберт» дип атала.
«Үз җаема, үз көчем белән, үзем күргәнчә эшләнеп килә торган фильмның беренче анонсын тәкъдим итәм. Роберт Миңнуллинның туган авылында аңа багышланган музей эшләнү сәбәпле, халык шагыйренең авылдашлары, туганнарын хатирәләрен яздырырга Шәммәткә кайткан идек», дип яза автор үз сәхифәсенә.
«Фильм Роберт Миңнуллинның тормыш юлы турында түгел. Ул шагыйрьнең илһам чыганагы булган Сөн буе, Шәммәт авылы, аның халкы һәм шул халык күңелендә калган Роберт Миңнуллин турында», — ди Альберт Шакиров.
Автор фильмны Роберт Миңнуллинның елына йомгакларга планлаштыра.
- Халык шагыйре Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында 71 яшендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз