news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альберт ӘСӘДУЛЛИН: «Халык җырларыннан тукылган келәмдә очрашып торыйк...»

Альберт ӘСӘДУЛЛИН: «Халык җырларыннан тукылган келәмдә очрашып торыйк...»

17 мартта Казанда «Җиде йолдыз» дип исемләнгән музыка фестивале узачак. Фестивальне халкыбызның Габдулла Тукай сүзләренә язылган мәңге сүнмәс һәм сүрелмәс «Тәфтиләү»е белән Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Бөтенсоюз һәм халыкара «Алтын орфей» конкурсы лауреаты Альберт Әсәдуллин ачачак. Шушы уңайдан без Альберт Нурулла улы белән очраштык һәм берничә соруга җавап бирүен үтендек.

Биографик белешмә: Альберт Нурулла улы Әсәдуллин 1948 елның 1 сентябрендә Казан шәҺәрендә элекке Бөек Ватан сугышы офицеры гаиләсендә туа. Әнисе үзенең өч нарасыеннан тыш, тагын уллыкка алган дүрт баланы карап үстерә.

Гаилә шәһәрнең «Суконка» бистәсендә яши. Бишенче сыйныфка күчкәч, Альберт беррәттән «Азатлык мәйданы» янындагы художество мәктәбендә дә белем ала. Арытаба Казан художество училищесының театраль декорация бүлегенә керә. 1967 елда училищены тәмамламас борын, укуын өзеп Ленинградка юл тота. Нева буендагы шәһәрдә СССР Художество Академиясе карамагындагы И.Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтына документларын тапшыра. Аны уңышлы тәмамлый. Институтта укыган вакытта ук Альберт Әсәдуллин үзен музыкант итеп таныта һәм студентлар аудиториясендә рок төркем вокалисты буларак абруй яулый. Талантлы егеткә билгеле «Җырлаучы гитаралар» («Поющие гитары») ансамбле художество җитәкчесе Анатолий Васильев игътибар итә. Васильев беренче совет «Орфей һәм Эвридика » рок операсына Орфей партиясен башкаручы эзләгән була.

1975 елның июнендә Ленинградта, безнең илдә генә түгел, аннан читтә дә музыкаль-театраль тормышта зур яңгыраш тапкан рок опера премьерасы була. Орфей партиясен башкарган өчен Әсәдуллин Бөтендөнья музыкаль "Music Week" журналының ( Бөек Британия) үзенчәлекле дипломына лаек була.

Шул ук елны Альбертны Ленинград телевидениесе чакыра, анда аның берничә җыры языла.

1976 елда ул Үзәк телевидениегә Бөтенсоюз «Җыр белән тормыш буйлап » телеконкурсына чакырыла. 1977 елгы финалда икенче премия лауреаты була.

1978 елда «Фламанд легендасы» рок операсында Әсәдуллин вокаль һәм актерлык ягыннан шактый катлаулы булган Тиль Уленшпигел партиясен бик оста башкара.

Татар егетенең үзенчәлекле тавышын Польша, Германия, Финляндия, Һиндостан, Болгария, Чехословакия һәм башка илләр тамашачысы яратып тыңлый. Үзебезнең илдә дә ул зур популярлык яулый. Төрле музыкаль конкурсларда призлы урыннар ала

Халыкара махсус комитет карары белән Альберт Әсәдуллинның исеме «Бөтендөнья джаз, поп һәм рок музыка энциклопедиясе»нә кертелгән.

Альбертка табигать матур яңгырашлы (тенор) тавыш биргән. Ул халык җырларын һәм поп-музыканы оста башкаручы буларак билгеле.

- Альберт әфәнде, Сез тиздән Казанга барачаксыз. Бөтен татарның рухи башкаласы булган бу шәһәргә булу һәр милләттәшебезгә чиксез зур бәхет. Сезнең өчен Казан нәрсә ул?
- Туган җиргә, балачак үткән кадерле сукмакларга мөнәсәбәт бер генә төрле була ала. Мин Казанны чиксез яратам. Шул ук вакытта, аның тарихи биналары заманча йортлар белән алышына баруы кәефне кыра. Казан үз төсен, кабатланмас үзенчәлеген югалта бара. Кайсы шәһәргә барсаң да, шул ук бертөрле тартмаларны очратасың. Туган калам борынгылыгын, татарлыгын сакласын иде. Менә бу татар башкаласы, дип әллә кайдан әйтерлек булсын.

- Альберт әфәнде, Сезгә 57 (!) яшь икән... Ә кыяфәтегезгә һәм хәрәкәтләрегезгә караганда, 38дән артыкны биреп булмый. Шулай яшь күренүегезнең серен безгә дә ачмассыз микән?
- Бу дөньяда бөтен нәрсә дә Аллаһы Тәгалә карамагында, дип уйлыйм. Моннан берничә ел элек мин каты авырый башладым. «Тәртиптән чыга башлаган» сәламәтлекне бик тиз урынына куярга кирәк иде. Шунлыктан бер бик белемле һәм итәгатьле ханым җитәкчелегендә, Тибет медицинасына нигезләнгән, аерым күнегүләр эшли башладым. Организмга көч бирүче бу күнегүләрнең файдасы тиде, дип уйлыйм. Хәзер, тьфү, тьфү, үземне яхшы сизәм.

- Сез, Аллаһы Тәгаләне дә искә алып киттегез. Дингә мөнәсәбәтегез ничек?
- Аллага ышану күңелдә утыра. Үзеңнең кайсы дингә инануыңны белдереп, ниндидер билгеләр - ярымай, тәре яки башка нәрсә тагып йөрүчеләрне аңламыйм. Балачакта дәү әни һәм әни ашагач амин тотарга, рәхмәт әйтеп торып китәргә өйрәттеләр. Дингә якынлык амин тотудан ары узмаган иде.

Мәчеткә йөрергә Петербургта өйрәндем. Әлеге дә баягы, авырып китүем сәбәпче булды. Аллага ышану кинәт кенә булмый. Аңа мохтаҗлык туа. Һәм белгәнеңне уку, ярдәм сорау табигый хәлгә әйләнә.

Хәтеремдә, Рамазан ае иде ул. Якын дустым, хәрби оркестр музыканты Илдар Нәҗмиев (хәзер мәрхүм) мәчеткә чакырды.

- Мин бит намаз укый белмим,- дидем.

- Ә син, белгән догаңны, берәр сүрәне укы һәм башкалар эшләгән хәрәкәтләрне кабатла,- диде.

Мине мәчеткә алып барган ул сукмак зур иҗат юлына алып чыкты. Дөньяга Ислам диненең барлыкка килүенә 1100 ел тулуга багышланган «Мәһди» туды.

«Мәһди»гә музыканы композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова язды. Аның өч әсәре керде анда.

- «Мәһди»гә кадәр Александр Журбинның СССРны шартлаткан рок-операсы «Орфей һәм Эвридика» булды бит әле. Узган ел 31 октябрьдә «Орфей» үзенең утыз еллыгын билгеләде. Бу юбилейга опера махсус яңартылды һәм Санкт-Петербург Гуманитар университетының театр-концерт залында күрсәтелде. Безнең илдә беренче рок-операда төп рольне башкарган җырчы буларак беләләр Сезне...
- Әйе, Русия өчен мюзикл- бер дә яңалык түгел. Тәүдә «Орфей һәм Эвридика», аннары Ленкомда «Хоакин Мурьеттаның йолдызы һәм үлеме», «Юнона» һәм «Авось» булды. Хәзер «Норд-Ост» һәм «Нотр-Дам» кебек спектакльләрне куючылар, бу хакта белә, тик эндәшмәүне кулай күрәләр.

Ул -1975 елда «Орфей һәм Эвридика» Вебберның «Иисус Христос суперйолдыз»ы белән бер вакытта диярлек дөнья күрде. Без Көнбатыштан нибарысы ел ярымга гына соңга калдык. Хәзерге кебек ул вакытта реклама «гөрләп чәчәк атмый», афишалар юк иде диярлек. Тик халык безнең киләсене каяндыр белә. Шәһәрләрдә заллар тамашачы белән шыгрым тулы була иде.

«Орфей»ны «Ленконцерт» раслады. Мәдәният буенча комитет белән бәхәс озак барды. Рок – чит, буржуаз мәдәният иде бит. Александр Журбин комиссия алдында үз әсәрен рояльдә бер ун тапкыр гына уйнап күрсәтмәгәндер.

Тәүге чыгыш мәдәният эшлеклеләре, комиссия, танышлар каршында Киров исемендәге мәдәният сараенда булды. Мин чиксез дулкынландым. Ничек җырлаганымны хәтерләмим. Томан эчендәге кебек грим ясау бүлмәсендәге өстәлгә кереп егылдым. Кул-аякны кыймылдатырлык та түгел. Якындагы ишек аша бер өлкән актрисаның: «Искитәрлек хәл! Малайны саклагыз. Әгәр ул болай уйнаса, аны ике генә юл көтә - я тилеләр йорты, я теге дөнья» дигәнен ишеттем.

Юбилей спектакленең моннан утыз ел элек яңгыраган кебек уңышлы үтүе сөендерде.

-Тәүге спектакльләрдә Эвридиканы Ирина Понаровская җырлаган иде. Ә юбилейда аны Наталья Улейская алыштырды. Моның сәбәбе нәрсәдә?
- Бу еллар эчендә Иринаның тавышы үзгәрде. «Орфей» операсындагы арияне төп нөсхәсендә башкара алмый. Аның тавышына яраклаштырып операны яңадан язып булыр иде. Тик ул чагында әсәргә салынган күтәренке рух югалачак.

-Туган телдә җырлый башлавыгыз кайчан, кайда һәм ничек булды?
- Сиксәненче еллар уртасы иде. Донецк шәһәрендә концерт куябыз. Программада бер генә татарча җыр да юк. Залдан килгән «запискалар» арасында берсе аеруча игътибарны җәлеп итте: «Спойте какую-нибудь песню на татарском языке» диелгән. «Әниемә хат»ны башкардым. Хәтерлисездер - «...Сирәк язасың дип үпкәләмә, әнием...».

Мин белдем. Залда татарлар аз иде. Шуңа карамастан, тамашачы җырны әсәрләнеп тыңлады. Чөнки нинди милләттән булуына карамастан, һәркем туган йортын, гәзиз анасын сагынды. Алкышларга күмделәр. Бик озак сәхнәдән җибәрмәделәр. Бу вакыйга минем күңелгә нык сеңде.

1989 елда гастрольләргә чыгуны туктаттым. Ана телендә зур, эчтәлекле әсәр иҗат итү теләге туды. Дөресрәге милли сәнгатьнең йөзек кашы булган халык җырларын туплый башлаган идем инде. Мин аларны үз концертларымда еш башкардым. СССРдагы һәм чит илләрдәге тамашачының халык җырларын яратып кабул итүе миңа көч бирде.

Моңа кадәр татар музыкаль мәдәниятендә очрамаган әсәр «Мәһди»гә шулай нигез салынды. Ул Ленинград «Мелодия» студиясендә язылды.

Бөек Идел Болгаростанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Казанның В.И.Ленин исемендәге стадионында «Мәһди» музыкасына искиткеч зур тамаша күрсәтелде. Декабрь аенда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Рәшит Кәлимуллинның заманча « Ерактагы кәккүк авазы» операсы куелды. Мин анда Алтынбәк партиясен башкардым.

1990 елда «Мәһди»не сәхнәләштерү башланды. КамАЗның генераль директоры Н.И. Бех матди ярдәм күрсәтте.

1991 ел башында музыкаль-хореографик спектакль "Мәһди" туды. Спектакльне Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Ленинград тамашачылары карады. Ә декабрьдә "Мәһди" Мәскәүнең МХАТ сәхнәсендә куелды.

- Кырык елдан артык мегаполиста яшәп, нишләп «модага иярмәдегез»? Татар телендә чиста, сирәк әйтелә торган сүзләрне кулланып сөйләшәсез генә түгел, хатасыз яза да беләсез. Сез бит әле авыл малае да түгел, шәһәрдә тугансыз…
- Бу хәлгә үзем дә гаҗәпләнәм. Тирә-ягымда гел урыслар. Хәләл җефетем Елена да шул милләттән. Дөрес, ул минем телемә, дингә мөнәсәбәтемә зур ихтирам белән карый. Татар телен өйрәнергә теләге дә бар. Акрынлап сүзләр дә ятлый башлады.

- Кызыгыз Алисәне татарчага өйрәтәсезме соң?
- Уянуына янына килеп, елмаеп «Хәерле иртә, и, матурым, җаным», дип эндәшәм инде. Әмма мин өйдә сирәгрәк булам. Әнисе, әбисе һәм бабасы урысча эндәшәләр бит.

- Тавышыгызны бар матурлыгында, бөтен байлыгында яңгыратырдай әсәрләр булдымы? Җырчы буларак, үзегезне бәхетле саныйсызмы?
- Хәзер, авыз тутырып бу сорауга «әйе», дип әйтә алам. Казанның мең еллыгына чыккан дискым моның ачык мисалы. Ул халык җырларыннан, классик һәм заман әсәрләреннән тора. Тиздән дискның «исем туе» да узачак. «Мәһди»дән соң туган телдәге икенче зур эш дип исәплим мин аны. Сәнгати җәүһәр булды ул.

- Хәзерге вакытта нәрсә белән мәшгульсез? Үзегезне эзләп табып та булмый.
- Йорт салу мәшәкатьләре артыннан чабам мин, җаный. Аннан тыш репетицияләр күп вакытны ала. Мюзик-холлда «Дүртәүнең йөрәге» («Сердце четырех») спектаклен әзерлибез.

- Татар тамашачысына нәрсә әйтер идегез...
- Татар халкын берләштерүче, күңелләрне күңелләр белән очраштыручы зур көч бар- ул җырлар. Шушы моңнан салынган күпердә очрашып торсак, Казанга ешрак килсәк иде.

-Вакыт табып сорауларга җавап биргәнегез өчен зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Әңгәмәне Зәрия ХӘСӘНОВА оештырды

news_right_1
news_right_2
news_bot