news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альберт Нурминский Балтачта беренче тапкыр мото-сабантуй оештыра

Альберт Нурминский Балтачта беренче тапкыр мото-сабантуй оештыра
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Альберт Шәрәфетдинов (Нурминский) Балтачта «Урман Балтач» дип аталган мото-сабантуй оештыра. Әлеге чара 18-19 июль көнне узачак. Программада мотоярышлар, текә артистлар белән концерт, авто- һәм мото-шоу, үзенчәлекле милли уеннар көтелә. Шулай ук сабантуйда ретро машиналар күргәзмәсе, балалар өчен мәйданчыклар, татар милли ризыклары һәм тагын бик күп күңел ачу үзәкләре булачак.

Әлеге фестивальне оештыру турында Альберт Нурминский үз фикерен әйтте.

«Бу фестиваль бик масштаблы булырга тора. Аллаһ боерса, бу чараны оештыруны башкарып чыга алсак, бу программаны Республикакүләмгә әйләндереп, елда үткәрергә исәп», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Беренчедән, шушы фестивальгә әзерләнгәндә, без яшьләр белән сөйләшәбез, аларга мотоциклларда йөргәндә истә тотарга кирәкле кагыйдәләр турында сөйлибез. Икенчедән, бу чараны оештырып, без махсус мотоциклда йөрүче яшьләр өчен районыбызда бик зур трасса төзибез,» - дип ассызыклап үтте «Урман Балтач» фестивален оештыручы.

Альберт Нурминский, әлеге чараны оештырып, берничә эшне берьюлы башкаруларын әйтте - яшьләрне тәрбияләү, дөрес юлга бастыру һәм Балтач районында туризмны арттыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot