news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Нигамаев: Алтын Урда заманында Чаллыда кешеләр тупланып яшәгәненә шик юк

2026 елда Чаллының 400 еллыгы бәйрәм ителәчәк. Археолог, Чаллы педагогия институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев әлеге датаны бәйрәм итүгә карата үз фикерен белдерде.

Альберт Нигамаев: Алтын Урда заманында Чаллыда кешеләр тупланып яшәгәненә шик юк
Фото: © КФУның Алабуга филиалының «ВКонтакте»дагы сәхифәсеннән

Чаллыга 400 ел дигән сүз – ул зур хата. Хатага таянып, юбилей үткәрү хакимияткә проблема тудырачак. Җирле төбәкчеләрнең бер өлеше – ә без аларның кемнәр икәнен беләбез – әйтте, дип кенә, шәһәргә дата куймыйлар. Алабугага нигез салынган вакытны ачыкладык бит. Бу эштә мин дә катнаштым. Безнең экспедицияләр, казыну эшләре 1993 елда башланып, 10 ел буе дәвам итте. Күпме нәтиҗәләр алдык без! Казыган материалларны, бездә булган мәгълүматны Мәскәү, Казан, Пермь, Ижевск галимнәренә, Россия фәннәр академиясенә күрсәтеп, бик күп уңай бәяләмәләр алдык. Фәнни җәмәгатьчелекнең Алабуга тарихы буенча бернинди шиге калмагач кына, шәһәр юбилеен бәйрәм итү тәкъдиме белән чыктык.

Чаллы тарихы буенча 90нчы еллар башында нык кына бәхәсләр барды. Аннары бераз тынып торды. 1997 елда без археологик казынулар башлап җибәргәч, бәхәс тагын кабынып китте. Аннары тагын тынды. Элеватор тавында, Орловкада, Чаллы Тамагында, Боровецкий авылы янында тикшеренүләрне дәвам итик, дип, ел саен хакимияткә мөрәҗәгать иттек. Иң кызыгы шул – беркем моңа каршы да килмәде, эш башларга боерык та бирмәде. Бу мәсьәлә еллар буе «һавада асылынып» торды. Безнең өчен бу – бик зур оттырыш инде. Югыйсә, Чаллы – мәйданы буенча да, сәяси масштабы буенча да Татарстанда икенче шәһәр. Шундый гигантның тарихын бозуга кемнең кулы бара ала? Аның 400 еллыгын үткәрүне мин мәгънәсезлек дип саныйм.

«Җагфар тарихы»нда 1172 елга караган истәлекләр бар, ләкин күп галимнәр аны инкяр итә. Андагы мәгълүматны төпләп укысаң, шактый өлеше хәзерге заман археологик эзләнүләр белән исбатланып бара. Мәсәлән, «Җагфар тарихы»нда сурәтләнгән бистәне без Алабуга янында казып таптык.

1997 елда без Чаллының ике урынын казыдык. Элеватор тавындагы чокырларда бик кызыклы комплекслар, Җүкәтау керамикасы, сәүдәгәрләрнең кургаш пломбасы, сөңге очлары тапкан идек. Хәзер ул урын коттеджлар белән төзелеп бетте. Табылдыкларның иң борынгылары «Монгол алды чорына» – XII гасыр азагы – XIII гасыр башына карый. XII гасырның беренче яртысына һәм аннан иртәрәк чорга караган культура катламы, ягъни Кама алды, Урал алды җирләрендә еш табыла торган угырлар керамикасы очрамады. Мәсәлән, Алабугада ул әйберләр тулып ята. Чаллыда Алтын Урда чорына караган әйберләр чыга. 2008 елда да 3 урында казып карадык. Алтын Урда заманында Чаллыда кешеләр тупланып яшәгәненә шик юк.

Тарихчыларның Чаллының 400 еллыгына карата фикерләрен Интертат сайты өчен Рифат Каюмов туплады:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100