news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Лазерев — Кайбыч районының алдынгы комбайнчысы

Ул “Клаас-⁠Мега” комбайнында 18 августка 11750 центнер ашлык суктырган.

(Кайбыч, 19 август, "Татар-информ",  “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова).  Альберт Лазерев — Кайбыч районының алдынгы комбайнчысы. Һәр елны урак лидеры булган “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалы комбайнчысы быел да алдынгылыкны бирми. Ул “Клаас-⁠Мега” комбайнында 18 августка 11750 центнер ашлык суктырган.Газета битләрендә фотоларда ел саен олы улы Андрей белән бергә күрергә күнеккән алдынгы комбайнчы быел уракка икенче улы Артур белән чыккан, дип яза җирле басма.

–Андрей хәзерге вакытта Ватан алдындагы бурычын үти: Владивостокта диңгез пехотасында армия хезмәтен үтә, – диде ул. –Тугызынчы классны тәмамлаган икенче улым – быелгы уракта минем уң кулым. Абыйсы кебек тырыша, техника белән дә кызыксынуы көчле.

–Әтиемнең ярдәмчесе булу бик ошый миңа. Алдагы елларда да алар эшләгән кырга еш килә идем. Абыем еракта хезмәт итсә дә, күңеле белән барыбер шушы кырларда, ашлык суктыручы комбайннар янында. Урак барган кырларны фотога төшереп, аңа җибәрәм, – диде Артур.

Андрей бик тиздән, ноябрь аенда армиядән кайтырга тиеш. Тәҗрибә туплаган егет үзе дә туган ягы басуларында кыр корабын иярләп, алдынгы комбайнчы булыр әле. Энесе Артур да аннан калышмас, чөнки алар уңган механизаторлар буларак данланган бабалары Георгий белән Николайның лаеклы дәвамчылары, алдынгы комбайнчы исемен горур йөртүче Альберт Лазеревның уллары бит!

Алдынгы экипажларга бирелүче премияләр турында да Альберт Лазерев күптән хәбәрдар.

– Бу хакта иң беренче “Кайбыч таңнары” газетасыннан укып белдек. Эштән кайтуга, хатыным Ольга шул хәбәр белән шатландырды. Дөрес, без премия өчен эшләмибез, иң мөһиме – күкрәп үскән игенкәйләрне җыеп алу. Әмма игенче хезмәтен шулай югары бәялиләр икән, моның белән горурланырга кирәк! Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә, кырга килеп, премия турында сөйләделәр. Президентыбызга зур рәхмәт, мондый кызыксындыру чаралары тагын да тырышып эшләргә стимул бирә, – диде Альберт Лазерев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100