news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альберт Крапов Татарстанда үзара салым буенча референдумнар хокук бозуларсыз узуын әйтте

Россия сәяси консультантлар ассоциациясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытка бер генә шикаять тә теркәлмәгән.

Альберт Крапов Татарстанда үзара салым буенча референдумнар хокук бозуларсыз узуын әйтте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-Информ", Алина Декусар). Татарстан Республикасында үзара салым җыю буенча референдумнар хокук бозуларсыз уза. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия сәяси консультантлар ассоциациясе әгъзасы Альберт Карпов сөйләде. 

"Татарстанда үзара салым җыю буенча референдумнарның хокук бозуларсыз узуы куанычлы. Хәзерге вакытка бер генә шикаять тә теркәлмәгән", - диде Альберт Карпов. 

Күзәтүчеләрнең эшчәнлеге югары бәяләнә. "Гадел сайлаулар өчен" Татарстан төбәкара корпусы "Татар-информ"га биргән мәгълүматлар буенча, референдумнарың барышын 2,5 меңгә якын кеше күзәтә. Алардан 1650 вәкил "Гадел сайлаулар өчен" копусыннан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot