news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альберт Карпов Татарстанда үзара салым җыюда катнашучылар саны артуын әйтте

Россия сәяси консультантлар ассоциациясе әгъзасы фикеренчә, татарстанлылар үзара салым программасының реаль нәтиҗәләрен күрә.

Альберт Карпов Татарстанда үзара салым җыюда катнашучылар саны артуын әйтте
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", Алина Декусар). Татарстан Республикасында үзара салым җыюда катнашучылар саны елдан-ел арта. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия сәяси консультантлар ассоциациясе әгъзасы Альберт Карпов сөйләде.

"Татарстан Республикасында үзара салым җыюда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бу гражданнарның үзара салым җыюның реаль нәтиҗәләрен күрүе белән бәйле. Юллар төзүдән башлап, парклар һәм скверлар төзүгә кадәр", - диде агентлык әңгәмәдәше. 

Белгеч фикеренчә, үзара салым җыю буенча референдумда катнашу Татарстан авылларына үз җирлекләрен үстерү юлын билгеләргә һәм шул рәвешле конституцион хокукны тормышка ашырырга ярдәм итә. 

Татарстанда үзара салым программасы 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot