news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альберт Кәримов текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне ел саен июньнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Альберт Кәримов текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады
архив

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстанның текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы җиңел сәнәгате өс һәм аяк киеме, тире галантереясы җитештерә торган тармак кына түгел, ә медицина, авыл хуҗалыгы, автомобиль төзелеше, мебель сәнәгате ихтыяҗларын тәэмин итүче икътисадның мөһим секторы да», - диде Кәримов.

Бүгенге көндә әлеге тармакта эшләүче Татарстан предприятиеләре, Россия, якын һәм ерак чит илләрдәге бизнес-партнерлар белән хезмәттәшлекне үстереп, партнерлык чикләрен киңәйтә бара. Республикада яңа брендлар булдырыла, тармак предприятиеләре тарафыннан эшләп чыгарыла торган көндәшлеккә сәләтле продукциянең ассортименты киңәя.

«Үз һөнәрегезгә тугры булып калганыгыз, фидакяр хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, эшегездә яңа алымнар эзләүгә иҗади якын килүегез өчен йөрәк түреннән чыккан ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз», - дип искәртте ТР сәнәгать һәм сәүдә министры. «Үз осталыгының иң яхшы традицияләрен һәм күнекмәләрен яшь буынга тапшыручы ветераннарга аерым рәхмәт әйтәсем килә», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot