news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Кәримов Татарстан таможнясы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләп үткәнчә, таможня электән илнең икътисадый мәнфәгатьләре сагында торды.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республика таможнясы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Истәлекле көн бүген билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстанның таможня хезмәткәрләре, алдынгы мәгълүмати технологияләрне кулланып, халыкара сәүдә үсешенә лаеклы өлеш кертә, алар дәүләтнең икътисадый иминлеген яклый, эчке базарны яшерен кертелгән товарлардан саклый", — диелә котлау текстында.

Альберт Кәримов идарә ветераннарына рәхмәт белдерде, ә хезмәткәрләргә уңышлар теләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100