news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Кәримов Татарстан энергетикларын һөнәри бәйрәм белән котлады

Татарстанда ышанычлы энергетик инфраструктура булдырылган, аның бәрабәренә икътисадның гаять мөһим тармаклары тотрыклы үсеш ала, ди министр.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов энергетика тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Энергетик көне белән котлады. Әлеге мөрәҗәгать министрлыкның рәсми сайтында дөнья күрде.

“Татарстанның социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүдә республиканың энергетика комплексы мөһим роль уйный. Халыкның муллыгы, республика сәнәгатенең көндәшлеккә сәләтлеге энергетика тармагының нәтиҗәле эшенә бәйле. Республика энергетика системасында ел да 21 миллиард кВт/сәгать электр һәм 32 миллион Гкал җылылык энергиясе эшләп чыгарыла. Энергетика комплексы предприятиеләрендә 16 меңнән артык кеше хезмәт куя”, - дип билгеләп үтелә министр котлау текстында.

Тармакта бүген эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Альберт Кәримов: “Сезнең тырышлык белән Татарстанда ышанычлы энергетика инфраструктурасы булдырылган, аның бәрабәренә икътисадның гаять мөһим тармаклары тотрыклы үсеш ала, - диде. - Татарстан предприятиеләре һәм халкы электр һәм җылылык энергияләре белән өзлексез тәэмин ителә. Хәзерге вакытта республиканың энергетика комплексы предприятиеләрендә, алдынгы технологияләр кулланып, энергетика куәтләренең яңаларын гамәлгә кертүгә һәм булганнарын яңартуга юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру буенча зур күләмле эш алып барыла. Сезнең һөнәри осталык, фәнни һәм техник куәтләр, белеп кабул ителгән идарәи карарлар һәм хезмәткә тугрылык алга таба да тармакны үстерү, җитештерүгә өр-яңа эшкәртмәләр кертү мөмкинлеге бирер дип ышанам”.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән энергетика тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына республика бәрабәренә намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен министр Альберт Кәримов рәхмәт белдергән. “Җитештерүдә яңа казанышлар, ныклы сәламәтлек, тотрыклылык, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!” – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100