news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Кәримов сәнәгатьтә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру кирәклеген әйтте

2005 елдан башлап Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткече 3,7 процентка арткан.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча зур бурычлар тора. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узды.

Бу минутларда Татарстанның Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегия утырышы үтә. Идел буе физик тәрбия һәм спорт академиясе бинасында йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Альберт Кәримов хезмәт җитештерүчәнлеге дәрәҗәсе буенча Россиянең чит илләрдән калышуын билгеләп үтте. "Безгә өстәмә кыйммәтне арттыру, продукция җитештерүгә вакытны кыскарту өстендә эшләргә кирәк", - дип белдерде министр "Татарстан Республикасы сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше факторлары" темасына докладында.

Икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында доклады белән чыгыш ясады. Ул 2005 елдан алып Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткеченең 3,7 процентка артканын әйтте. Министр әйтүенчә, бу икътисади яктан нәтиҗәле заманча производстволар булдыру белән бәйле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100