^Альберт Хәбибуллин - республиканың Баулы районының яңа башлыгы
^Альберт Хәбибуллин - республиканың Баулы районының яңа башлыгы
(Казан, 18 февраль, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Бүген Баулыда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында районның халык депутатларының берләшкән советының чираттан тыш сессиясе үтте. Баулы районы халкына Республика Президенты карары белән билгеләнгән яңа хакимият башлыгы Альберт Хәбибуллин тәкъдим ителде.
Гомумән алганда, Альберт Хәбибуллин аерым таныштыруга мохтаҗ түгел. Ул бу районда туган, һәм хезмәт эшчәнлегенең зур өлеше аның белән бәйле. Элекке район җитәкчесе Нурислам Хәбипов хәзер Казанда экология һәм әйләнә-тирә мохит министрының беренче урынбасары булып эшләячәк.