Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Альберт Хәбибуллин республикада торак йорт ишегалларын төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде
Депутат «Бердәм Россия» фракциясе исеменнән чыгыш ясады.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, җәмәгать киңлекләре программасы кысаларында, йорт ишегалларын ямьләндерүгә игътибар юнәлтү кирәклеген әйтте. Депутат парламентның 47нче утырышында «Бердәм Россия» фракциясе исеменнән чыгыш ясады.
Дәүләт Советы утырышында бүген 2018 елда республиканың башкарма хакимият органнары эше турында доклад тәкъдим ителде.
Альберт Хәбибуллин ишегаллары кешенең көен сен күрә торган, иң якын җәмәгать киңлеге булуын билгеләп узды. «Казанда һәр икенче ишегалды ремонт, асфальт юл, балалар яки спорт мәйданчыгы көтә. Ә республиканың башка районнарында төзек ишегаллары күпкә азрак. Кешеләр яшел зоналарны ямьләндерүне, парковка урыннарын киңәйтүне, территорияне межалауны сорый», - диде.
«Без киләсе елдан, җәмәгать киңлекләре программасы кысаларында, ишегалларын төзекләндерүгә чаралар бүлеп бирелүен сорыйбыз. Һәр йорт шушы программа керә алырлык булсын», - ди Альберт Хәбибуллин.
Альберт Хәбибуллин ишегалларын ямьләндерү эшләре халыкның тулы ризалыгы белән башкарылрга тиешлеген искәртте. «Фатир хуҗалары эскәмияләр, парковкалар кайда булуын, ишегалдында спорт мәйданчыгымы әллә балаларга уен зонасымы – үзләре хәл итәргә тиеш», - ди депутат.
Ул ишегаллары планын эшләү бәхәс уятачагын да таныды. «Без, «Бердәм Россия» партиясе, шушы очрашу, фикер алышуларны оештыру эшенә актив кушылырга әзер», - диде. Бүген Татарстанда 10 850 ишегалды булганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз