news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Альберт Гыйльметдинов һәм Илсур Метшин 7 нче гимназиясендә “ачык дәрес”тә катнашачак
Әлеге дәрес “Лидерлык нигезләре” белем бирү программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә
Скопировать ссылку
(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 8 декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм Казан мэры Илсур Метшин башкаланың 7 нче гимназиясе базасында узачак “ачык дәрес”тә катнашачак. Әлеге дәрес “Лидерлык нигезләре” белем бирү программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу программа ТР Мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов инициативасы белән эшләнгән. Ул югары сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү, аралашу күнекмәләре һәм җәмгыятьтә хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен сыйфатларны формалаштыру программасы булып тора.
Татарстанда әлеге программа буенча эш 2009 елның 1 сентябреннән бирле башланды. Бу уңайдан Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Аксубай муниципаль районнарында, программаны кертү өчен, тәҗрибә мәйданчыклары төзелде. Агымдагы елның октябреннән әлеге проектка Татарстан Республикасыннан “Кадрлар резервы – Илнең профессиональ командасы” бөтенроссия проектында катнашучылар да кушылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2