Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Альберт Гыйльметдинов КНИТУ-КАИ ректорын сайлауда катнашмаячак
Университет җитәкчесе вазифасына кандидатлар исемлегенә дүрт кеше кергән.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов университетка яңа җитәкче сайлауда үз кандидатурасын алды.
Югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гыйльми совет утырышында ул шулай дип белдергән.
«Мин бу сайлауда катнашмыйм. Университет стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыруның 10 еллык этабы алдында тора — бу эшне яңа лидер һәм яңа команда җитәкләргә тиеш. Университет хәзер күтәрелеш кичерә һәм башкарган эшләрем белән горурланырлык сәбәп бар. Мин вазифага ябышып ятмаячакмын», — диде Гыйльметдинов.
КИТТУ-КАИ ректоры вазифасына кандидатлар исемлегендә техник физика кафедрасы мөдире Алмаз Гайсин, КФУның Чаллыдагы институты директоры Мәхмүт Ганиев (үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче), белем бирү эшчәнлеге һәм тәрбия эше буенча проректор Алексей Лопатин, университетның Әлмәттәге филиалы директоры Светлана Юдина бар.
Ректорны сайлау югары уку йортының гамәлдәге җитәкчесенең вәкаләтләре төгәлләнүгә бәйле рәвештә апрель аенда КНИТУ-КАИ бинасында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз