news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Гыйлметдинов: “Азкомплектлы мәктәпләр мәсьәләсендә акчаларны янга калдыру турында сүз бармый”

2009 елның 1 сентябреннән 2010 елның 1 сентябренә кадәр муниципалитетларда 64 гомумбелем бирү мәктәбе ябылган, тагын кырык өче – вакытлыча эшләми, 64 мәктәп үзгәртеп корылган

(Нурлат, 16 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Нурлатта узган еллык коллегиясендә министр Альберт Гыйлметдинов кабаттан республикадагы азкомплектлы мәктәпләр эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләне күтәреп чыкты.

Бүгенге көндә Татарстанда 711 азкомплектлы мәктәп исәпләнә. 2010-2011 уку елында алар 98гә кимегән. Республикада мондый мәктәпләр барлык гомумбелем бирүче уку йортларының 33,4 процентын тәшкил итә.

Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта шәһәр мәктәпләрендә бер сыйныфта – якынча 24, авыл җирлегендә якынча тугыз бала утыра. “Авыллардагы күрсәткечләр федераль индикаторлардан ике тапкырга кимрәк. Шуның аркасында Татарстан мәгариф системасы РФ субъектлары арасында 75 нче урында тора. Бу безнең өчен күңелле хәл түгел”, - дип белдерде А.Гыйлметдинов.

ТР Мәгариф һәм фән министры республиканың Нурлат районының бу юнәлештә нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтеп, аның тәҗрибәсен башка җирлекләргә дә тарату зарурлыгын белдерде.

Альберт Гыйльметдинов азкомплектлы мәктәпләрдә белем бирүнең ун тапкыр кыйммәткәрәк чыгуын белдерде, әмма шул ук вакытта бу процесста акчаларны янга калдыру турында сүз бармаганлыгын әйтте. “Азкомплектлы мәктәпләрдә бирелә торган белемнең сыйфаты түбән. Мондый мәктәпләр бөтен районнарда бар. Аларның тузган биналарына ук карарга куркыныч”, - диде ул.

Министр азкомплектлы мәктәпләрдән котылуның 4 юлы бар дип искәртте: укучыларны база мәктәпләренә укырга йөртү, укытучы мәктәп-йортында белем алу, дистанцион укыту һәм мәктәп-интернатта торып белем алу.

А.Гыйльметдинов мисалга Төмән өлкәсен китерде. Анда авыл мәктәпләренең 10 процентын гына калдырып, зур ун мәктәпкә берләштергәннәр. Нәтиҗәдә укытучыларның хезмәт хаклары да арткан. Алар хәзер өлкәдәге бөтен белгечләрдән дә күбрәк эш хакы ала икән.

ТР Президенты мәктәпләрне ябу белән бәйле мәсьәләгә төптән уйлап якын килергә киңәш бирде. Алдан халык арасында аңлату эшләре алып бару зарурлыгын билгеләп үтте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2009 елның 1 сентябреннән 2010 елның 1 сентябренә кадәр муниципалитетларда 64 гомумбелем бирү мәктәбе ябылган, тагын кырык өче вакытлыча эшләми, 64 мәктәп үзгәртеп корылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100