Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Альберт Дирзизов: Хэллоуин үлем, кара көчләр һәм җеннәр белән бәйле
Хэллоуин бәйрәме үлем, кара көчләр һәм җеннәр белән бәйле. Бу хакта ТР Рәисенең Эчке сәясәт департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы вакытында белдерде.
«Мәсәлән, 1990 нчы елларда АКШтан безгә инглиз теле дәреслекләре аша Хэллоуин үткәрү традициясе үтеп керде. Ул вакытта балаларга телне мавыктыргыч формада өйрәтү ысулы буларак кына каралган бу уен хәзер кайбер кешеләр тарафыннан ел саен 31 октябрьдә караңгы төшкәч үткәрелә», — дип билгеләп үтте Альберт Дирзизов.
Аның фикеренчә, мондый йолаларны үткәрү Россия халкының мәдәниятенә һәм рухи мирасына туры килми.
«Мин, әлбәттә, Хэллоуин буенча зур белгеч түгел, әмма бу тема кайвакыт безнең дини оешмалар тарафыннан күтәрелә. Аерым алганда, православие оешмалары моңа каршы системалы рәвештә көрәшә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы бәйрәм яшьләрне дулкынландыра торган билгеле бер шаккатыргыч элементлары белән ниндидер тусовкага әверелә, дип өстәде. Болар барысы да үз-үзеңне белдерү өчен ниндидер мөмкинлек бирә, дип аңлатты ул яшьләр арасында Хеллоуинга зур кызыксыну булуны.
«Мин шәхсән үзем Хеллоуинны бәйрәм итүдән зур бәла күрмим, әмма балаларыбызга һәм яшьләребезгә илебез һәм республикабыз өчен традицион булган әйберләрне күрсәтергә кирәк», — дип нәтиҗә ясады Альберт Дирзизов.
Дирзизов искәрткәнчә, традицион кыйммәтләрне саклау максаты дәүләт дәрәҗәсендә расланды — «бу милли иминлекне тәэмин итү өлкәсендә стратегик планлаштыруның бер өлеше». Шул ук вакытта рухи ризыкка да вакыт бүлеп куярга кирәк, «һәм бу ризык чит ризык түгел, ә үзебезнеке булырга тиеш», - дип йомгаклады ул.
- Хеллоуин традицион рәвештә 31 октябрь көнне төнлә бәйрәм ителә. Британия утраулары территориясендә яшәгән борынгы кельтларда елның җылы вакыты тәмамлану бәйрәме – Самайн бәйрәм ителгән. Бу чорда җир белән теге дөнья арасындагы чик югала, һәм җирне үлгәннәрнең рухлары басып ала, дип саналган. Явыз рухларны куркыту өчен, кельтлар учак яга һәм куркыныч битлек белән костюмнар кия торган булганнар. Алга таба таралган христиан дине, халыкны мәҗүсилектән читкә юнәлтергә теләп, беренче ноябрьне барлык изгеләр көне, дип атый. Шуңа да карамастан, традицияләрне тулысынча юкка чыгара алмыйлар.
-
Хеллоуин бәйрәмендә явыз көч белән уйнау элементлары бар, кешеләр сихерче һәм башка киемнәр кияләр, һәм без бу культураның беркадәр шайтанныкына әверелүен күрәбез. Хәтта кешеләр нәрсәнедер билгеләмәсәләр дә, куркыныч киемнәргә киенмәсәләр дә, тик, мәсәлән, спиртлы эчемлекләр эчәсәләр, зина кылсалар һәм башкалар әдәпсезлек башкарсалар, без моны тулаем алганда традицион әхлак нормаларына һөҗүм итеп кабул итәбез. Чөнки бу милләтнең деградациясенә китерә, һәм милләт шул рәвешле юк ителә. Шулай ук бу бәйрәмдә ачыктан-ачык шайтанны искә алу бар. Бу бәйрәмдә катнашу факты, хәтта оккульт әйберләр табынырга ниятләмичә дә, тыела. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем башка халыкка охшарга тырышса, шулардан булыр», – дигән сүзләре моны исбатлый. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз