Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Альберт Борһанов Татарстан Дәүләт техник күзәтчелегенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде
Татарстан Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе итеп Альберт Борһанов билгеләнде. Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин аны билгеләү турындагы күрсәтмәне имзалады.
«2022 елның 5 декабреннән Борһанов Альберт Шамил улын Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналарының һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы вазифасына билгеләргә», — диелә документта.
Идарә сайтында яңа түрә турында мәгълүмат әлегә чыкмады - сайтта фото һәм җитәкче турында мәгълүмат урыны буш. Искәртеп узабыз, ведомствоның элеккеге җитәкчесе Радик Зыятдинов быел октябрь аенда вафат булды.
Ведомствоның яңа җитәкчесенә 39 яшь. Ул РФ Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли, Россия Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан районындагы ЮХИДИ бүлеген җитәкли. Моңа кадәр ул Лаешта шундый ук вазифа биләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз