news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Борһанов: Данир Закиров аркылы без Пермьнең данлыклы татарлары белән таныштык

Данир Закировның «Татарлар – шахтерлар. Тау эше осталары» дип исемләнгән чираттагы китабы тәкъдим ителде.

Альберт Борһанов: Данир Закиров аркылы без Пермьнең данлыклы татарлары белән таныштык
Данир Закиров
Салават Камалетдинов

Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов Россиянең атказанган шахтеры, техник фәннәр докторы Данир Закиров китаплары аркылы Пермьнең данлыклы татарлары белән танышуын әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессында Данир Закировның «Татарлар – шахтерлар. Тау эше осталары» дип исемләнгән чираттагы китабы тәкъдим ителде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Данир Закиров – ул Татарстанның Апас районында туып, бәхет эзләргә Урал якларына чыгып киткән һәм тырыш хезмәте белән аны тапкан якташыбыз. Ул өч «Шахтер даны» ордены иясе, Россиянең атказанган шахтеры. Данир Закиров аркылы без Пермь крае, анда яшәүче данлыклы татарлар белән таныштык, Пермь татарларының зур хөрмәткә лаек халык икәнен күрә алдык», - диде Альберт Борһанов.
 

Альберт Борһанов

Фото: © Салават Камалетдинов

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Хәлилова Данир Закировның китапларын югары бәяләп, киң катлам укучылар өчен дә, галимнәр өчен дә уникаль мәгълүмат чыганагы булуын белдерде. «Без бик еш төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән хезмәттәшлек итәбез. Хәзер күп мәгълүматны интернеттан табып була, ә егерме еллар элек алай түгел иде. Данир Закировның хезмәтләре заманында безгә нык ярдәм итте. Без алардан Татарстаннан читтә яшәгән күп кенә яңа шәхесләрне ачып, «Татар энциклопедиясе» басмаларына керттек», - диде ул.

Төбәк тарихын өйрәнүче Равил Сәлиев китап белән танышканда Татарстаннан чыккан шахтерларны искә алды. «Китапта шулкадәр күп татар кешеләре күрсәтелгән. Татарлар, чыннан да, элек-электән иң авыр хезмәттә һәрвакыт алдынгы булган. Мин кечкенә чакта үзем туып үскән Аксубай районыннан ир-атлар ел саен, кыр эшләре төгәлләнгәч, язга кадәр Урал шахталарына китеп эшлиләр иде», - диде төбәк тарихын өйрәнүче Равил Сәлиев.

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко да татарларның зур өлешенең, шахтер кебек, авыр хезмәттә булганын белдерде. «Бу – милләтнең чыдам, нык һәм ихтыярлы булуын күрсәтә», - диде ул.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Татарлар – шахтерлар. Тау эше осталары» китабы авторы Данир Закиров 1930нчы елларны «XX гасырда халыкларның бөек күчеше» дип атады. Шушы чорда «коммунизм төзелешенә» Татарстаннан гына 300 мең кеше читкә эшкә чыгып киткән. Аларның күбесе шахталарда хезмәт куйган. Шуңа күрә шахтер татарларга багышланган китап чыгуы табигый хәл.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100