news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альберт Борһанов: Чит төбәкләрдә конференцияләр үткәрүебез милләтне берләштерә

Энгель Таһиров XXI гасырның 20нче елларын татарның уяну чоры, дип атады.

Альберт Борһанов: Чит төбәкләрдә конференцияләр үткәрүебез милләтне берләштерә
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

«Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов чит төбәкләрдә фәнни-төбәкне өйрәнү конференцияләре үткәрү татарларның рухын күтәрүгә, милләтне берләштерүгә этәргеч ясавын әйтте.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында узган түгәрәк өстәл утырышында «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» еллык эшенә йомгак ясады. 2023 елда татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдә һәм авылларда төбәкчеләр көче белән 211 конференция, шул исәптән 23е илкүләм дәрәҗәдә, үткәрелгән, 102 фәнни-төбәкне өйрәнү мәкаләләре дөнья күргән. Алар җирле халыкның игътибарын татар тарихына юнәлдерә. Төбәкчеләр быел Белоруссиядә һәм Казахстанда да татар эзләрен өйрәнде.

Фото: © Рифат Каюмов

«Кайвакыт конференцияләрне ник читтә үткәрәбез, дигән сорау туа. Читтә үткәрелгән чаралар җирле татарларны уятып җибәрә, аларның рухын күтәрә һәм милләтне берләштерүгә этәргеч ясый. Читтә йөреп, без үзебез дә аларның тормышын, тарихын өйрәнәбез. Кайбер чараларга Татарстаннан 40лап кеше бара. Милләттәшләрне Казанда гына җыйсак, ул бәйрәм итүгә генә кала», – диде Альберт Борһанов.

Әдәбият галиме, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов төбәкчеләрнең эшчәнлеген югары бәяләде.

«Сез Белоруссиягә, Казахстанга, Россия төбәкләренә барып, татарларны туплап, гаҗәеп саваплы гамәлләр башкарасыз. Аның нәтиҗәсе әлегә ярылып ятмаса да, бераздан күренер. Күп көч куеп йөрисез, тәҗрибә уртаклашасыз. Аның нәтиҗәләрен җирле халык күрә. Игелекле эшегез дәвам итсен», – диде Хатыйп Миңнегулов.

Фото: © Рифат Каюмов

Тарих фәннәре докторы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры Энгель Таһиров XXI гасырның 20нче елларын татарның уяну чоры, дип атады. «Яз көне кар астыннан яшел үлән шытып чыккан кебек, татар күтәрелә. Ул аякта, хәрәкәттә, эзләнүдә. Безнең бөтен хезмәтебез шул эзләнүләрнең билгесе. Азаккы елларны татар гасыры, дип атар идем. 14 декабрьдә Владимир Путин бөтен дөнья алдында Татарстанны 5 тапкыр телгә алды. Бу юкка түгел», - диде Энгель Таһиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100