news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альберт Борһанов археологик яктан өйрәнелмәгән районнарны атады

Татарстан территориясенең 4-5 проценты гына археологик яктан өйрәнелгән.

Альберт Борһанов археологик яктан өйрәнелмәгән районнарны атады
Рамил Гали

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тарихчы Альберт Борһанов Татарстанның археологик яктан өйрәнелмәгән районнарын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Татарстанда археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән районнар бар. Югары Ыслан, Буа, Чүпрәле, Баулы, Минзәлә, Норлат — археологик яктан өйрәнелмәгән районнар. Чирмешән, Яңа чишмә, Яшел үзән районнарында өйрәнү эшләре башланды. Арча, Биектау, Әтнә районнары өйрәнелгән булса да, анда яңадан эш башларга кирәк», — ди Альберт Борһанов.

Тарихчы археология буенча Татарстан территориясенең 4-5 проценты гына өйрәнелгән булуын да әйтеп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot