Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Альберт Асадуллин, Людмила Сенчина вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашкан
Артист җырчыны чиста, якты, саф күңелле кеше буларак искә алган.
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин, Людмила Сенчина вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты, дип хәбәр итә “Росбалт”.
Альберт Асадуллин җырчының аның өчен һәрчак ханбикә булуын, ә тавышының саф чишмә суы челтерәведәй яңгыравын әйткән. “Ул үзе дә чиста, якты, шат күңелле кеше иде”, - дигән.
Искәртеп үтик, Россиянең халык артисткасы Людмила Сенчина 68нче яшендә вафат булды. Бу хакта “Интерфакс” җиткерде.
Артистканың гомере өзелүе турында аның продюсеры Владимир Андреев хәбәр иткән. Ул Сенчинаның бүген иртән Санкт-Петербургтагы бер хастаханәдә якты дөньядан китүенвафат булуын җиткергән.
Җырчы һәм актриса Людмила Сенчина 1950 елның 13 декабрендә Украинада туа. Мәктәпне тәмамлагач, Ленинградка килә. 1966 елда Ленинград консерваториясе каршындагы Н.А.Римский-Корсаков исемендәге музыка училищесының музыкаль комедия бүлегенә укырга керә. 1970 елда училищены тәмамлагач, аны Ленинград музыкаль комедия театрына эшкә чакыралар. Аңа «Золушка» дигән җыр танылу китерә.
Сенчина шулай ук актриса ролендә дә чыгыш ясады. Кино сөючеләргә ул “Вооружен и очень опасен”, “После ярмарки”, “Шельменко-денщик”, “Волшебная сила” кебек фильмнарда башкарган рольләре аша яхшы таныш.
Озакка сузылган авырудан соң, 25 гыйнварда җырчының йөрәге тибүдән туктаган. Ул онкологик чиргә каршы ел ярым көрәш алып барган.
Артистка Санкт-Петербургның Смоленск зиратында җирләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз