Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Альберт Җәлилов Мәскәү сәхнәсенә Мөслим Магомаев ролендә чыгачак
Татарстан Республикасының атказанган артисты Альберт Җәлилов Мәскәү халыкара Музыка йорты сәхнәсенә (Шнитке залы) 14 июньдә Мөслим Магомаев ролендә чыгачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кар өстендә йөрәк» («Сердце на снегу») моноспектакле 30дан артык шәһәрне яулаган инде. Анда Мөслим Магомаевның музыкаль Олимп түбәсенә тиз һәм «йолдызлы» менүе турында беренче зат исеменнән хикәяләнә.
«Екатерина Фурцева, Никита Хрущев, Арно Бабаджанян, Роберт Рождественский белән, чорның танылган кешеләре белән очрашулар, тормышының кызыклы һәм билгесез битләре, Италиягә стажировкага, Сопотка конкурска баруы, беренче үз концерты, тәүге мәхәббәте — сәхнәдә бөек Магомаевның бөтен тормышы җанлана. Танылган һәм бар кеше яраткан җырлар: «Ты — моя мелодия», «История любви», «Белла, чао», «Бухенвальдский набат», «В этот день», «Лучший город земли» һәм башкалар спектакльнең нәфис музыкаль кысасы бул», диелә хәбәрдә.
Альберт Җәлилов — РФ Милли гвардия гаскәрләре Үзәк оркестры солисты (Мәскәү), классик эстрада жанрында Россиянең әйдәп баручы башкаручыларының берсе, актер, берничә ТВ-проектта катнашкан һәм җиңү яулаган, Халыкара вокаль бәйгеләрдә Гран-при иясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз