news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале 10 меңнән артык кунакны җыячак

«Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале 10 меңнән артык кунакны җыячак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале агымдагы елның 22-23 июнендә Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында узачак, 350дән артык катнашучы һәм 10 меңнән артык кунакны җыячак. Бу хакта республика яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова фестивальне уздыруга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Матур традициягә әйләнеп баручы фестиваль инде алтынчы тапкыр Брест ныгытмасын саклауда катнашкан Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган ягында узачак», — диде Сабирова.

Реконструкторларның да, тамашачыларның да географиясе елдан-ел киңәя бара, дип бигеләп үтте ул. Быел исә Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, башка илләрдән дә катнашучылар булачак дип көтелә.

«Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр берләшмәсе үзәге директоры Тимур Камалетдинов ассызыклаганча, «Әлбәдән» елдан-ел киңәя, үсә һәм Брест ныгытмасының үзендә узучы фестиваль белән масштаб буенча да, оештыру дәрәҗәсе буенча да уңышлы конкурентлаша.

Ул шулай ук быел фестивальдә катнашачак техника саны артачагын әйтте. Барлыгы 15 берәмлек тарихи бронетехника җәлеп ителәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда өчкә күбрәк.

Хәзерге вакытта Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) белән фестивальдә самолетлар куллану мәсьәләсе буенча фикер алышу бара, әмма алар булырмы-юкмы – әлегә билгеле түгел, дип уртаклашты фестивальнең оештыручысы Наилә Таҗиева.

Таҗиева быел фестивальдә Россиянең төрле шәһәрләреннән тарихи мәйданчыклар күбрәк булачак, шулай ук лекцияләр һәм уникаль медицина инструментлары коллекциясе белән тарихчы лектор Александр Поволодский киләчәк, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100