news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әлбәдән» фестивалендә контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды

Бүген Татарстанның Питрәч районында узучы «Әлбәдән» бөтенроссия тарихи реконструкция фестивалендә контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эшли. Бу хакта Казанның контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.

«Контракт нигезендә хәрби хезмәт белән кызыксынучыларга барлык кирәкле мәгълүмат бирелә. Без хәзерге вакытта хәрби хезмәткәрләр кирәк булган хәрби частьләр турында сөйлибез, шулай ук сайлап алуның беренчел этапларын оештырабыз. Бездә Калашников автоматы һәм Макаров пистолеты макетлары бар, аларны күрергә, тотып карарга, шулай ук сүтеп-җыеп карарга мөмкин. Шулай ук тирда атып карарга да була», – диде ул.

Исегезгә төшерик, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү турында тулырак 8 800 222 59 00 номеры яки төбәкара кол-үзәк номеры (117) аша белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot