Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әлбәдән» фестивале яңа күргәзмәләр һәм бай программа тәкъдим итәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивален оештыручы Наилә Таҗиева булачак чараның бай программасын игълан итте. Быел кунакларны яңа экспозицияләр, якты вакыйгалар һәм онытылмас тәэсирләр көтә. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Программаның үзәк өлеше – 1945 елгы Җиңү Парады фрагментын масштаблы реконструкцияләү булачак. Фестиваль ике мөһим датага – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның 125 еллыгына багышланган.
Программада Ленинград өлкәсеннән сугыш еллары элемтә чаралары экспонатлары күргәзмәсе, төрле чорлардагы тарихи костюмнар экспозициясе, истәлекле сурәтләр өчен махсус җиһазландырылган фотозоналар, кавалериянең сугышчан сәнгать клубының мавыктыргыч чыгышлары каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз