news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Албаба-Арча юнәлешендә йөргән шәһәр поездының өстәмә тукталышы булачак

Поезд тукталышка 12.51 сәгатьтә килеп җитә һәм 12.52 сәгатьтә китә

  (Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Пассажирларның үтенече буенча, 24 ноябрьдән Албаба-Арча юнәлешендә хәрәкәт иткән шәһәр яны поезды өчен 823 км да тукталыш булачак. Поезд тукталышка 12.51 сәгатьтә килеп җитә һәм 12.52 сәгатьтә китә, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

Шәһәр яны поездларының расписаниесе турындагы төгәл мәгълүматны билет кассаларында, шулай ук www.sodruzhestvoppk.ru адресы буенча “Содружество” ААҖ сайтында белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot