Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алаудинов: Сөйләшүгә риза булу Украинага илнең калган өлешен сакларга мөмкинлек бирәчәк
Сөйләшүләр Украинага халыкны һәм дәүләтнең калган өлешен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. РФ Кораллы көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы урынбасары һәм «Әхмәт» отряды командиры, генерал-лейтенант Апти Алаудинов кораллы каршылыкның тәмамлану перспективаларын карата үз фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Ниһаять, Россия белән сөйләшүләр алып баруны тыйган Украина ягында һичьюгы ил халкын һәм дәүләтен үтереп бетермәс өчен генә булса да зирәклек өстенлек итәр дип өметләнәбез», - дип белдерде Алаудинов, РФ Президенты Владимир Путинның турыдан-туры сөйләшүләрне яңадан башлау турындагы тәкъдимен шәрехләп.
Шул ук вакытта, хәрби башлык сүзләренчә, Россия дәүләте башлыгы махсус хәрби операция үткәрү вакытында һәм хәтта ул башланганчы да хәзерге кебек шартлар куйган иде.
«Ул (Путин - Т-и иск.) Европа илләрендәге кайбер лидерларның ниндидер ультиматив формаларына бөтенләй илтифат итмәвен төшендерде», – дигән ышаныч белдерде Алаудинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз