Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алаудинов: Мин махсус операциянең ни өчен 2024 елның көзендә тәмамланачагын төгәл аңладым
Украина Кораллы көчләре 11 августта Курск АЭСын кулга төшерергә ниятләгән иде. Шуннан соң ультиматум белдерергә һәм Киев сценарие буенча сөйләшүләр үткәрергә исәп тоттылар, дип белдерде махсус билгеләнүдәге «Әхмәт» берләшмәсе командиры, генерал-майор Апти Алаудинов үзенең телеграм-каналында Украина Кораллы көчләренең планнары турында.
«Без әзерләнгән операция буенча бик кызыклы материаллар алдык. Нинди көчләр белән, нәрсә планлаштырылган. 11 августта «Курчатов» АЭСын алырга тиеш булганнар. Ә бүген 14е», - дип искәртте ул.
Алаудинов билгеләп үткәнчә, әлеге участокка җибәрелгән 12 меңгә якын украин солдаты, шулай ук техника куелган бурычны үти алмады. Өстәвенә, Украина Кораллы көчләренең аеруча эшкә сәләтле частьләрен «мичкә» ташладылар. Алар инде аннан чыга алмаячак, өстәвенә, техниканың зур өлеше инде юк ителде.
Шул рәвешле, дип билгеләп үтте ул, Украина Президенты Владимир Зеленскийның блицкригы һәм аның Россиягә ультиматум белдерүгә бәйле планнары челпәрәмә килде. Ул Россия гаскәрләрен кайбер территорияләрдән хәзер алдалап чыгара яки сөйләшүләр вакытында китәргә мәҗбүр итә алмады. Белгород өлкәсендәге омтылышларның да нәтиҗәсе булмаячак.
«Мин сугышның 2024 елның көзендә тәмамланырга тиешлеген белсәм дә, барлык бу көчләрнең ниндидер рәвештә бирелүенә нәрсә сәбәп булачагын аңламый идем. Хәзер мин төгәл аңлыйм – без аларны юк итсен һәм шул рәвешле сугыш тәмамлансын өчен алар барысы да бергә җыелды һәм бирегә ташланды», - ди Апти Алаудинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз