news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алаудинов махсус хәрби операция 2024 елда тәмамланачагы турында фараз ясады

Махсус хәрби операция инде 2024 елда тәмамланырга мөмкин, дип белдерде Россия Саклану министрлыгы Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы урынбасары, «Ахмат» спецназы командиры Апти Алаудинов «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, вәзгыятькә АКШта булачак президент сайлаулары, Якын Көнчыгыштагы һәм гомумән Украинадагы хәлләр торышы тәэсир итәргә мөмкин. Инде хәзерге вакытта ук әлеге ил зур проблемалар чигендә, аның мобилизацияләнгән ресурслары бетеп килә.

«Зеленский куйган һәм Америка хуҗалары яңгыраткан бурыч – соңгы Украина кешесенә кадәр сугышачакбыз, дигән сүз – алар моны үтәде диярлек, - дип саный Алаудинов. - Ягъни аларда хәзер коточкыч демографик катастрофа».

Болар барысы да махсус операция тиздән тәмамланачагы турында сөйли, дип ассызыклады «Ахмат» спецназы командиры.

news_right_1
news_right_2
news_bot