news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алар үлде зур эш өчен...

Алар үлде зур эш өчен...
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алар үлде зур эш өчен...

Бер заманда булды ки,

Бер явыз, көчле сугыш.

Хәйран гына кеше үлде –

Бик күбесе ялгыш.

Алар үлде зур эш өчен:

«Илебезне саклап калыйк!» - дип.

Алар үлде безнең заман өчен:

«Балалар тыныч булсын!» - диеп.

Без аларга баш иябез.

Алар – безнең каһарманнар!

Курыкмыйча, безнең өчен

Һәлак булды батырлар.

Һәлак булды бөек Җәлил,

Әсирлектә башын салды.

Бөек Алиш, Кутуй, Кәрим

Сугыш кырларында калды.

Меңләгән кеше үлде,

Барысын да хәтерлик!

Һәм мондый яман сугыш(ның)

Кабатланмавын телик!

Фатыйхова Мәликә Альберт кызы, 2025 ел.

news_right_1
news_right_2
news_bot