news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алар истә, алар хәтердә... // МУЗЫКАГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

Алар истә, алар хәтердә... // МУЗЫКАГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

Быел Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Бу уку йортының республикабыз һәм илебезнең күп өлкәләрендә эшләүче бик күп күренекле музыкантларны тәрбияләүдә зур урын алып торганын беләбез. Училищtның бай тарихы бар.

Шушы ук елның 17 ноябрендә күренекле музыкант һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Ильяс Вакас улы Әүхәдиевнең тууына да 100 ел тулды.

Татарстанның профессиональ музыкаль мәдәниятен тудыручылар арасында Ильяс Вакас улы Әүхәдиев исеме шәрәфле урыннарның берсен алып тора. Аның күпкырлы музыкаль эшчәнлеге Казанда 1931 елда башлана. Ленин-град дәүләт консерваториясен скрипка классы буенча тәмамлаган яшь музыкант Татар дәүләт академия театрының Салих Сәй-дәшев җитәкчелек иткән оркес-трында беренче скрипка пульты артына утыра. Шул ук вакытта ул Казан музыка училищесында ансамбль һәм оркестр классларын да алып бара башлый.

Менә шул вакытлардан бирле кырык елга якын Ильяс Әүхәдиев үзенең гомерен башкаручылык сәнгатенә, педагогик һәм музыкаль, җәмәгатьчелек эшенә багышлый.

Мин Ильяс ага Әүхәдиевне беренче мәртәбә Казан дәүләт театр училищесында укыган вакытта күрдем. Безнең училище музыкаль училище бе-лән бер бинада урнашкан иде. 1948 елны музыкаль училищега яңа директор билге-ләнде. Без аның белән көн дә очраша торган идек: озын буйлы, бик пөхтә киенә торган, кешеләргә ягымлы мөгамәләдә булган директорның күренекле дирижер һәм скрипка остасы Ильяс Әүхәдиев икәнен белдек, ул үзенең зыялылыгы белән безнең студент халкының хөрмәтен яулады. Ике училищеның отчет концертлары бер актлар залында үтә иде. Без буш вакытларыбызда И.Әүхәдиев җитәкчелек иткән студентлар оркестрының репетицияләрендә һәм концертларында була торган идек.

Ул вакытларда Римский-Корсаковка багышланган концертлар циклы башкарылуы истә калган. Шул ук композиторның фортепиано һәм оркестр өчен концерты зур уңыш белән башкарылган иде, ә солисткасы – ул вакытта музыка училищесының студенты Софья Гобәйдуллина иде.

Театр һәм музыка училищелары студентлары төрле бәйрәмнәрдә, демонстрацияләрдә бергә чыгышлар ясыйлар иде. Кайбер оештыру эшләре белән директор Ильяс аганың кабинетына керә идек, безне ул игътибар белән тыңлый һәм булышлык күрсәтә иде. Безнең Ильяс Вакас улы белән танышлыгыбыз әнә шул елларда башланды. Ул Салих Сәйдәшев белән зур дуслыкта яшәде. Салих аганың бер концертын да калдырмый иде. Ә ул концертларның кайберләрендә Ильяс аганың тормыш иптәше, безнең барыбызның да яраткан җырчыбыз Галия Кайбицкая катнаша иде.

Ильяс Әүхәдиевнең музыкаль һәм оештыручанлык таланты тулы көчкә 1941-1948 елларда, ул Татар дәүләт опера һәм балет театрының директоры булып эшли башлагач, ачыла. Театрның әле эшли башлаган, аякка басу еллары була. Директорга, әлбәттә, милли музыкаль мәдәниятне үстерү өчен күп тырышлык куеп, үз өстенә зур җаваплылык алып эшләргә туры килә. Ләкин сугыш еллары һәм сугыштан соңгы беренче еллар авырлыкларына карамастан, театр эшчәнлегендә зур иҗади уңышлар да күренә башлый.

Театрның классик репертуарындагы Н.Римский-Корсаковның “Патша кәләше”, П.Чайковскийның “Евгений Онегин”, Дж.Вердиның “Риголетто” һәм “Травиата”, Г.Гаҗибәковның “Аршин-Мал-алан” һәм башка опералар зур уңыш белән баралар, аларның күбесе белән Ильяс Әүхәдиев дирижерлык итә. Шул ук елларда театр репертуары ун милли әсәр белән баетыла, шулар арасыннан татар музыкасының алтын фондына кергән – Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсы, Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты, Җ.Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясе дә була.

Беренче милли балетны һәм беренче милли музыкаль комедияне сәхнәләштерүдә, дирижер һәм спектакльләрне кую коллективы әгъзасы буларак, Ильяс Вакас улының зур тырышлыгы билгеләп үтелә.

Ильяс Әүхәдиевнең тынгысыз эшчәнлегендә, егерме ел вакытны эченә алган, яңа дәвер 1948 елны, ул Казан музыка училищесының директоры һәм оркестр классының җитәкчесе булып эшләгәндә башлана. (Бу еллар турында мәкаләмнең башында язып үткән идем). Бу музыка мәктәбендә егерме ел эчендә Ильяс ага кемнәрне генә, музыка дөньясында киң билгеле булган оста музыкантларны тәрбияләп чыгармады икән? Ул йөзләгән музыкантларның хәтерендә, әл-бәттә, аңарда укыган һәм бергә эшләгән яшьләрдә остазларының таләпчәнлеге, талантлы музыкаль алмаш хәзерләүдәге зур тырышлыгы һәм искиткеч кешелек сыйфатлары гомер буена сакланып кал-гандыр.

1950-1960 еллар башына кадәр сузылган чорда Ильяс Әүхәдиев симфоник музыканы бирелеп пропагандалаучы була. Аның тырышлыгы белән консерватория һәм музыкаль училищеның студентлар оркестрлары базасында Татар дәүләт филармониясенең симфоник оркестры оештырыла. Бу ор-кестрның берничә ел сезонында башкарган концертлары Казанның музыкаль тормышын бизәп тордылар. Әлбәттә, республикабызда профессиональ симфоник оркестр оешуга нигез салган Ильяс Вакас улы Әүхәдиевне музыкаль җәмә-гатьчелек зур хөрмәт белән искә ала. Бу тынгысыз оештыручы һәм музыкантның тагын бер тырышлык нәтиҗәсе – ул да булса районара симфоник оркестр төзү була. Республикабызның нефть районнары үзәге – Әлмәттә аның җитәкчелегендә оешкан оркестр 1965 елда үзенең беренче концертын бирә. Үзенең төп эшеннән тыш, бу ор-кестрны оештыруга һәм алар белән чыгышлар ясауга, үзенең көчен, бөтен энергиясен биреп эшләүче олуг музыкантның соңгы елларына кадәр музыкага бирелеп хезмәт итүе аңа карата соклану хисләре тудыра.

Алдарак Ильяс аганың Салих Сәйдәшев белән олы дуслыгы турында язып киткән идем. Сәйдәш-нең һәр концертына килә торган иде Ильяс ага. Шундый концертларның берсендә булган кызык хәл дә исемдә сак-лана.

1951-1952 ел концерт сезонында Качалов исемендәге театр бинасында С.Сәй-дәшев әсәрлә-реннән зур концертлар еш үт-кәрелде. Опера һәм балет театры оркестры белән автор үзе – Салих ага дирижерлык итте. Концертларны алып баруны миңа тапшырдылар.

…Сәйдәш музыкасын яратучылар белән театр бинасы шыгрым тулы. Концертны башлар вакыт җитте, Салих ага янына керәм. Ә ул шунда әйберләрен барлагандай карап ала да: “Тукта, ә минем дирижер таякчыгым кая соң?” – дип сорый. Бүлмәдә булганнар бераз аптырашып калабыз. Салих ага: “Бүген концертка ашыгып җыенган идем, ахры, өйдә онытылып калгандыр…” — ди. Вакыт үтә тора, тамашачылар кул чабалар, ә без, сәхнә-дәгеләр, дирижер таякчыгына охшаган берәр әйбер эзли башлыйбыз. Шул вакыт сәхнәгә Салих аганың дусты Ильяс ага Әүхәдиев йөгереп керә.

”Салих, нәрсә булды? Нигә концертны башламыйсыз?” – ди. Хәлне аңлап алгач, үзе дә Салих агага тизрәк ярдәм итәргә ашыга, театрның берничә бүлмәсен йөгереп үтеп, ниндидер бер таякчык табып алып килә, ни дисәң дә, дирижер кеше бит, аның күзе тизрәк күреп алган кирәк әйберне. Шулай итеп, мең бәла белән, концертны башлап җибәрәбез…

Концерт беткәч, Ильяс ага тагын композиторны котларга дип керә. Салих ага аның кулын кысып рәхмәт әйтә. “Ильяс, бәгерь, син безгә зур ярдәм иттең, син табып биргән бу таякчыкны мин истәлек итеп өйдә саклаячакмын…” – ди, барыбыз да көлешәбез. Менә шундый кызыклы хәлләр дә булгалый иде сәхнә тормышында…

Ильяс Вакас улы Әүхәдиев зур тырышлык белән эшләп йөргән чакта, кинәттән генә 1968 елның февралендә вафат була.

Аның татар музыкаль мәдәнияте алдында бирелеп, фидакарьләрчә хезмәт итүе беркайчан да онытылмаячак.

Айрат АРСЛАН,

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100