news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алар истә, алар хәтердә... // ДӨНЬЯКҮЛӘМ ТАНЫЛГАН ГАЛИМ

Алар истә, алар хәтердә... // ДӨНЬЯКҮЛӘМ ТАНЫЛГАН ГАЛИМ

Милләттәшләребез арасында төрек халкының мәгарифен, мәдәниятен дөньякүләм фән-ни аренага чыгарырдай зур ачышлар ясаган һәм шуның белән Төркия мә-дәнияте тарихында ти-рән эз калдырган олы галимнәр бар. Шуларның берсе — үзенең фәнни хезмәтләре, археология өл-кәсендәге ачышлары белән дөньякүләм танылу алган Хәмит ЗӨБӘЕР КОШАЙ.

Ул балачактан ук Төркиядә яшәгән, шунда укыган, үскән һәм аның милли аңы да, башка эмигрант мил-ләттәшләребездән аермалы буларак, төрекчелек рухында формалашкан. Ләкин озак еллар буе С.Максуди, Й.Акчура, З.Вәлиди, Г.Исхакый кебек милләтпәрвәрләр белән якыннан аралашып яшәгән, эшләгән Хәмит Зөбәер татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияте белән дә тирәнтен кызыксынган, белгән. Аның «Казан», «Тө-рек культур араштырмалары» һәм башка журналларда чыккан күп санлы мәкаләләре шуны раслыйлар.

Хәмит Зөбәер 1897 елда Минзәлә өязе Теләнче Тамак авылында туган. Башта ул атасының туганы — шул яклардагы мәшһүр Габделҗаббар хәзрәт мәд-рәсәсендә укый. Аның анасының сеңлесе Ризаэддин Фәхреддиндә кияүдә була. Атасы Хәмитне укуын дә-вам итәр өчен Бохара мәд-рәсәсендә укучы абыйсы янына җибәрергә теләсә дә, 9 яшьлек Хәмит Р.Фәхреддин булышлыгы белән Истанбулга укырга җибәрелә һәм ул Галатасарайда ур-наша.

X. Зөбәер 1912 елда укуын уңышлы тәмамлап, лицей сыйныфына укырга керә. Балкан сугышы башлану сәбәпле, укулар тукталып тора һәм Хәмит яралы сугышчыларны дәвалый торган госпитальдә хезмәт итә. 1914 елдан инде Солоникадагы Мидхәт паша мәк-тәбендә укый башлый. Бераздан ул югары белемне Венгриядә алмакчы булып, Австрия консуллыгына мө-рәҗәгать итә, тик китмичә кала. Истанбулда ике ел укыганнан соң, мөгаллимлек дипломы ала һәм Кадикөй бистәсе мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый.

Ниһаять, X.Зөбәер үз теләгенә ирешә — 1917 елда Венгриягә китә, Будапештта университет тәмамлый һәм 1925 елда, инде докторлык дәрәжәсе алып, Төркиягә кайта. Истанбул университетларының берәрсендә укытырга теләсә дә, урын булмау сәбәпле, анда эшкә урнаша алмый. Шул ук елны X.Зөбәер Мәгариф министрлыгы карамагындагы китапханәләр буенча инспектор булып эшли башлый һәм 3 айдан соң инде Харс, Ашари атика китапханәләренең бүлек мө-дире була, ә бераздан соң музейлар департаменты мөдире итеп күчерелә. X. Зөбәер— Анкара этнография музеена нигез салучы галим, бераз вакыт аның мөдире дә булып тора. Соңрак ул Борынгы кулъязмалар музееның һәм Төркиядәге барлык музейларның генераль директоры була һәм шул урында 1929 елдан 1949 елга кадәр эшли. Аннары ул үз теләге белән Анкара этногрфия музеена директор итеп куела һәм шунда 1962 елга кадәр эш-ләп, пенсиягә чыга. 1964-69 елларда X. Зөбәер иске язмалар һәм музейлар генераль департаментлыгында инспектор булып эшли һәм 1969 елда инде бөтенләйгә пенсиягә китә.

Филология фәннәре докторы Хәмит Зөбәер, 30нчы еллар башында фамилияләр турында закон чыкканнан соң, үзенә фамилия итеп Манас дастанында телгә алынган, төньяк төрекләреннән булган Кошай исемен ала һәм Хәмит Зөбәер Кошай була.

Ул инглизчә, немецча, венгрча яхшы белгән һәм шул телләрдә дөньяның күп илләрендә уздырылган төрле фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясаган. Доктор Хәмит Зөбәер Кошай археология, этнография һәм фольклор буенча дөньякүләм танылган белгечләрдән саналган. 1935 елда Алажахоюндагы археологик казу эшләрен яңача методлар белән алып бара һәм шунда ясаган яңа ачышлары белән археолог буларак дөньякүләм танылу ала. Үзенең археологик ачышлары, табышлары бе-лән Төркия тарихына гына яңалык кертеп калмый, дөнья археология һәм тарих фәненә дә үзгәрешләр кертә. Венгрия, Польша, Эстония, Финляндия, Германия, Америка, Англия, Франция, Швеция, Швецария, Югославия, Болгария, Румыния, Ливан һәм Мисырда уздырылган төрле халыкара конференцияләрдә, конгрессларда кат-наша, үзенең ачышлары турында чыгышлар ясый. Аның чыгышлары, ясаган докладлары исә борынгы Госманлы дәүләтен, Грецияне өйрәнү өчен чит ил галимнәренә беренчел чыганак булып тора.

X.Зөбәер Кошай тирән белемле археолог, этнограф галим булу өстенә искиткеч оештыру сәләтенә дә ия булган. Ул — төрек Тарих җәм-гыятен оештыручыларның берсе. Шулай ук Истанбулдагы Ая Суфия мәчетен музей итеп оештыруга да зур көч куйган галим. X.Зөбәер Кошай Төрек теле җәмгыяте, көньяк-көнчыгыш Европаны өйрәнү, ИКОМОС, ИКОМ, Англиядәге Король гаиләсе каршындагы археология институты, Алман археология институты, Фин антропология җәмгыятенең, Төрек китапханәчеләре җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Төрек мә-дәниятен өйрәнү институты әгъзасы булып торган. Үзе әгьза булган барлык институтларда, җәмгыятьләрдә лекцияләр укыган, консультацияләр биргән.

Төркиядә алып барган фәнни эшчәнлеге һәм Төркия мәдәнияте һәм мәгарифе өлкәсендәге фидакарь хез-мәтләре өчен Төркия дәүләте дә аңа рәхмәтле булган. X.Зө-бәер Кошай үзенең фәндәге 50 еллык хезмәте өчен Төркия мәдәният министрлыгыннан рәхмәт, төрек Тарих җәмгыятеннән мактау кәгазе, Истанбул музейлар клубыннан «Иске музейчы» призына, мәдәният министрлыгы тарафыннан 1980 елда «Иң яхшы халык белемчесе» ди-гән премиягә лаек була.

X.Зөбәер Кошай, 1925-49 елларда Борынгы кулъязмалар һәм музейлар департаменты генераль директоры булып эшләгәнлектән, бөтен мә-дәниятләрнең бишеге булган Анатолиягә казу эшләре алып бару өчен килгән күп санлы чит ил галимнәре — археологлар, антропологлар, этнографлар, тюркологлар, сәнгатьчеләр, казу эшләрен алып баручы төркемнәр, тикшеренүчеләр ярдәм һәм киңәш сорап гел аңа мө-рәҗәгать иткәннәр. Ул аларга Төркиядә казу эшләре алып бару өчен һәртөрле ярдәм күрсәтеп килгән, тора-бара бу профессиональ хезмәттәшлек дуслыкка әверелгән. Ә алар, үз чиратларында, фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәсе булган китапларын галимгә бүләк итеп җибәргәннәр. Әлеге хезмәт-ләрнең барысының да кереш сүзе исә доктор Хәмит Зөбәер Кошайга фәнни тикшере-нүләр, ягьни казу эшләре алып баруда иткән ярдәме һәм киңәшләре өчен рәхмәт хисләрен җиткерүдән башлана. Шулай итеп, Германия, Англия, Италия, Венгрия галимнәре аның археология өлкәсендә зур белгеч булуын таныйлар. Еллар узгач, Х.З. Кошайның дөньяның бик күп танылган галимнәренең автографлы китапларыннан, фундаменталь хезмәтләрен-нән, гомере буе җыйган иске кулъязмалардан, иске китаплардан торган гаҗәеп бай китапханәсе барлыкка килгән һәм аның китапха-нәсе Төркиядә иң бай шәхси китапханәләрдән саналган. Дөнья галимнәре һәм аларның эшләре, фикерләре белән танышу аның үзенә дә тарих, этнография, халык авыз иҗаты, археология өлкә-сендә дөньякүләм танылган белгеч булып формалашуга ярдәм иткән.

X.Зөбәер Кошай төрек халкына аның мәдәниятен, фәнен үстерүгә хезмәт итсә дә, үзенең татар милләтеннән булганын беркайчан да онытмаган. Ул гомере буена «Төрек юрду» журналында татар халкының әдәбиятына, тарихына, этнографиясенә багышланган мәкаләләрен бастырып барган. Шулар арсында аның 1954 елның апрель, 1957 елның май саннарында үзе аралашып яшәгән, хөрмәт иткән Закир Кадыйри һәм Сания Гыйф-фәтләргә багышланган некролог-мәкаләләре чыккан. 1977 елда «Тарих корумы» бюллетенендә (LХ 1-162, 365-400б.) «Йосыф Акчура» дигән мәкаләсе басылган. Г.Исхакый чыгарган «Яңа милли юл» журналында да, 50 нче елларда чыккан «Азат ватан» журналында да, татар эшкуары Ә. Мәңгәр ярдәме белән 70нче елларда 10 ел дәвамында чыгып барган «Казан» журналында да бу танылган галимнең татар әдә-биятына, аның күренекле вәкилләренә багышланган һәм татар халкы тарихына караган мәкаләләре еш басылган. Кыскасы, Х.Зөбәер, балачагында ук туган җи-реннән аерылса да, ата-анасы биргән тәрбия, мәшһүр Ризаэддин Фәхреддин белән аралашу, ул биргән киңәш-нәсихәтләр аның күңеленә гомере буена җитәрлек итеп салынган булган, күрәсең. Шунлыктандыр да инде, үзен гомере буе Төрек мәгарифен, мәдәниятен, фәнен үстерүгә, аны дөньяга танытуга хезмәткә багышлаган Х.Зөбәер Кошай, барыбер, татар халкы язмышы, аның киләчәге өчен борчылып яшәгән. Төркиягә күчеп кил-гән беренче дулкынның балаларын, оныкларын тө-рекләшүдән саклау максатыннан чыгып, ул аларга үзләренең ата-бабаларының туган җирләре, туган илләре турында сөйләү, аңлату өчен һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышкан.

Хәмит Зөбәер Кошай Төр-киядә татар эмигрантларын бергә туплап, оештырып яшәүче С.Максуди, Ә.Тимер, Г.Баттал, К.Локман, Н.Арсланбәк, С.Чыгтай һәм башкалар белән аралашкан. Әлеге шәхесләр белән аны «Казан» журналын чыгаруга багышланган хезмәттәшлек якынлаштырган.

Галим, шулай ук, Г.Исхакый, Г.Баттал, С.Максудиларны искә алу конференцияләрендә дә аларның эшчән-лекләренә төпле анализ биргән чыгышлар ясаган. Мәсәлән, С.Максуди үлеменең 20 еллыгына багышланган фәнни конференциядә (1977 ел) ул С.Максудиның сәяси, фәнни эшчәнлегенә югары бәя биреп, аның фи-керләре белән эшчәнлеге туры килгән, ягъни ул үзе ышанган һәм шул вакытта үзе реаль санаган фикерләренә таянып эш иткән, ди-гән. 1919 елда Франциягә Версаль конференциясенә килгән С. Максуди берара сәясәт белән шөгыльләнгән. Әмма бераздан Совет властенең Россиядә ныгуын, илдәге оппозициянең көчсезлеген, милли хәрәкәтнең тар-калуын һәм юкка чыгуын күргән С. Максуди милли эшләрне яңадан яңача башлау кирәклеген аңлаган. Ә моның өчен ул, X. Зөбәер Кошай фикеренчә, милли көрәш юлларын ачыкларга, төрки дөнья белән мәдәни бердәмлеккә ирешү өчен бердәм концепция төзергә, ә моңа бары тик киләчәк буыннарны фәнни хезмәтләр аша хәзерләп кенә ирешеп булачак дигән нәтиҗәгә кил-гән һәм С.Максуди 1925 елдан фәнгә кереп киткән. Ул Германия, Франция китапханәләрендә төрки халыклар тарихын өйрәнгән, Сорбоннада төрки халыклар тарихы кафедрасы профессоры булган һәм шул фән буенча лекцияләр курсы алып барган. Милли көрәштә аның фикердәшләре булган Г.Исхакый, Ф. Туктаровлар башта аны сәясәттән чит-ләшә дип гаепләсәләр дә, соңыннан аның гыйльми эшчәнлегенә зур бәя биргәннәр.

X.Зөбәер Кошай С.Максуди үлеменең бер еллыгына багышланган конференциядә укыган «С.Максудиның хезмәтләре һәм милләт аң-латмасы» дигән докладында аның «Милләт тойгысының социологик әсаслары» исемле хезмәтенә тирән анализ ясый. Аның бу чыгышы олуг милләтпәрвәрнең — С. Максудиның соңгы хезмәтенә бирелгән беренче олы бәясе була.

Хәмит Зөбәер Кошай 1984 елда 87 яшендә вафат була.

Төркиядә төрек халкының мәдәниятендә тирән эз калдырган бу олы галимне зурлап искә алалар. Аның хезмәтләре бүген дә дөнья археологиясе тарихында дәреслек һәм беренчел чыганак булып хезмәт итәләр, алар югары уку йортларында тарих, этнография, археология факультетларының уку программаларына кертелгәннәр.

1985 елда Истанбулда үлеменең бер еллыгы уңае белән X. Зөбәер Кошайны искә алу конференциясе уздырыла һәм конференция материаллары буенча «Төрек культур араштырмалары» журналы үзенең бер санын (1986 ел, февраль) аңа багышлап чыгара. Журналда төрек галимнәренең, Европаның танылган археологларының аның фән өлкәсендәге хез-мәтләренә олы бәя биргән һәм дөнья фәнендәге урынын билгеләгән мәкаләләре басылган, дөньякүләм танылган галимнәрнең төрле елларда аңа язган хатлары урнаштырылган.

Шулай итеп, XX гасыр башында Р.Фәхреддин тарафыннан Төркиягә белем алырга дип җибәрелгән 9 яшьлек Хәмит Зөбәер Кошай гомере буена төрек халкына хезмәт итеп һәм үзенең хезмәтләре белән Төркия мә-дәнияте тарихында тирән эз калдырган, археологик ачышлары белән дөнья археология фәненә үзгәрешләр керткән дөньякүләм танылган галимгә әйләнә.

Фәридә ГАФФАРОВА,
тарих фәннәре кандидаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100