Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Алан” Төньяк Осетия-Алания дәүләт академик ансамбле үзенең 75 еллыгы гастроль турында Казанда Кавказ халыклары биюләрен башкара
Милли хореография традицияләрен саклап килгән коллективны дөньяның төрле илләре тамашачысы белә
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). “Алан” Төньяк Осетия-Алания дәүләт академик ансамбле үзенең 75 еллыгына багышланган гастроль туры кысаларында Казанга концерт белән килә.
Коллектив репертуарында осетин биюләре белән бергә Кавказ халыкларының “Лезгинка”, “Симд”, “Авар биюе”, “Хәнҗәрләр белән бию”, “Бөркет кавеме” кебек биюләре дә бар. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында 9 декабрьдә кичке 7 нче яртыда башланачак концертта “Алан” ансамбле “Осетин көе”/“Осетинская мелодия” программасын тәкъдим итәргә җыена.
Милли хореография традицияләрен саклап килгән коллективның югары һөнәрмәнлеген һәм гаять дәртле биюләрен яратып, илебездә генә түгел, дөньяның Берлин, Лейпциг, Дрезден, Амстердам, Прага, София, Белград, Стокгольм, Рейкьявик, Кабул калаларында һәм Бельгия, Италия, Франция, Иордания, Англия, Япония, Мексика, Финляндиянең төрле шәһәрләрендә миллионлаган тамашачы алкышларга күмгән. Халыклар Дуслыгы орденына ия “Алан” ансамбле Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар һәм фестивальләрнең югары бүләкләренә лаек булган, дип хәбәр итә М.Җәлил исемендәге театрның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз