Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алан Гаглоев Россия Президенты Владимир Путинның киңәшчесе итеп билгеләнде
Көньяк Осетия башлыгы Алан Гаглоев Россия Президентының киңәшчесе итеп билгеләнде. Бу хакта указны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
«Гаглоев Алан Эдуардовичны Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе итеп билгеләргә», – диелә документта.
Моңа кадәр Алан Гаглоев Россия лидерының әлеге вазифаны башкару турындагы тәкъдимен кабул итүе турында хәбәр иткән иде.
22 июньдә Путин Кремльдә Гаглоев белән очрашты. Моңа кадәр дәүләт башлыклары 9 майда Мәскәүдә сөйләшкән иде. Шул ук көнне Россия белән Көньяк Осетия арасында союздашлык хезмәттәшлеген тирәнәйтү турындагы килешү имзаланды.
Гаглоев 23 июньдә видеомөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, 22 июньдә узган очрашуда РФ Президенты аңа киңәшчесе булырга һәм имзаланган килешүне тормышка ашыруга булышлык итәргә тәкъдим иткән. Ул шулай ук Россия Президенты администрациясенә эшкә күчүе һәм Көньяк Осетия Президенты вәкаләтләрен тапшыруы турында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз