news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Сөембикә» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Әлмәттә «Сөембикә» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
Фото: http://almet-rt.ru/

Әлмәттә Р.Фәхреддин исемендәге гимназиянең үзенә генә хас хозурлык, тантана белән узучы «Сөембикә» бәйгесе татар җанлы яшьләребезне, милләттәшләребезне янәдән бергә җыйды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Резеда Исмәгыйлева яза.

Әйтергә кирәк, хатын-кызларның матур сыйфатларын алга чыгару, тыйнаклыкны һәм итәгатьлелекне яшь буында пропагандалау буенча бердәнбер һәм тиңе булмаган чара бу. Әлеге бәйге татар гимназиясендә инде 30 ел рәттән уздырылып килә. Менә быел да алты татар кызы гүзәллектә, зирәклектә, тарихны белүдә, сәнгати осталыкта үзара көч сынашты.

Бәйге шарты буенча кызларның татар телендә иркен сөйләшә алулары, сәхнә осталыгы , җыр-моңга, аш-суга сәләтле булулары мөһим. Гаилә ядкәре өлешендә туташларның ныклы әзерлекләрен күренеп торды. Аларның һәрберсе әби-бабайларыннан калган, буыннан-буынга килә торган, гаилә символына әверелгән кадерле әйберләрен алып килгән иде.

Кызлар татар халкының баш имәс бердәнбер патшабикәсе язмышын да яхшы белә булып чыкты. Гомумән, конкурсантларның һәрберсе театрга гашыйк булуларын да дәлилләде. Шуңа күрә сәхнә түрендә классик әсәрләр чагылыш тапты.

Быелгы Сөембикәне сайлап алу җиңел булмады - кызларның һәрберсе үз үрнәкләрендә патшабикәдәй матурлыкны да, акылны да, тыйнаклыкны да ачып бирә алды. Шулай да барлык сынауларның нәтиҗәләре буенча гимназиянең «Сөембикә -2024» титулына Айназ Махиянова лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100