Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуганың Югары Шүрнәк авылында сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды
Алабуганың Югары Шүрнәк авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачтылар. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында Резеда Нуриева яза.
«Бу һәйкәлдә Ватанны сакларга киткән 110 авылдашыгызның исеме мәңгеләштерелгән. Аларның 70е әйләнеп кайтмаган. Алар турында хәтерне саклау бүгенге көндә аеруча мөһим. Безнең ил яңадан борчулы хәлдә, һәм безгә бердәмлек кирәк. Бу мемориалны төзүдә катнашкан һәркемгә тиран ихтирамыбызны белдерәбез», — дип сөйләде Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон.
Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников мемориалны төзүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
«Без яңадан Ватанны саклауга бастык. Безгә берләшергә, булдыра алганча ярдәм итәргә, ә булдыра алмасак — гыйбадәт кылырга кирәк. Балалар фронтка хатлар язсыннар. Истә тотсыннар, хәтерләсеннәр өчен, балаларга безнең тарихны сөйләгез», – диде махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Рыбаков.
Һәйкәлне ачу хокукы Елена Мерзонга, Николай Мельниковка һәм махсус хәрби операция Герое Всеволод Такмашовның әтисе Анатолий Такмашовка бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз